ХӘРӘМЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Алдау, ялганлау. Бу зыянны булдырмас өчен, без папирос көпшәсен төйгән яфрак белән тулыландыра төшәбез, ә бу хәрәмләү бер дә яхшылыкка китерми иде. Т.Нурмөхәммәтов. Юк, хаҗи белән абыстай беркадәр хәрәмлиләр, моны үзләре дә яхшы белә иде. В.Имамов

2) Хәйләләү. Дөрес, әти бераз хәрәмли: безгә сыеграгын ясый. Т.Галиуллин. Мин ота башласам, син гел хәрәмлисең, юкка сәбәп табасың. А.Гадел

Хәрәмләп алу Бераз хәрәмләү. Уяу булмасаң, хәрәмләп алудан да кыенсынмый ул. Мәйдан

Хәрәмләп тору Әледән-әле яки хәзер хәрәмләү. Хәрәмләп торуыңны сизмиләр дисеңме? Р.Вәлиева

Хәрәмли башлау Хәрәмләргә керешү. – Хәрәмли башлаганыңны сизсәк, шунда ук уеннан чыгарабыз, – дип кисәтте аны абыйсы. М.Вәлиев

Хәрәмли төшү Беркадәр, бераз хәрәмләү; тагын да күбрәк хәрәмләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә