ХӘРӘМ II и. гар. 1) Күпхатынлылык булган мөселман халыкларында хатыннар ягы, хатыннар бүлмәсе, бинасы; гарем. --- һәр тар-мар ителгән илнең иң гүзәл бикәчләрен үз хәрәменә тутырган Тимер әмир чынлап та хәйран калган иде. Р.Батулла. Сак кына кагылды император зифа сынга, каршылык күрсәтмәсенә иманы камил иде – хәрәмдәге кәнизәкләр ханга каршы килми! Р.Камал 2) Шундагы хатын-кыз һәм җарияләрнең һәммәсе. Солтанның бөтен хәрәме бәйрәмгә чакырулы иде 3) биол. Бер иркәк хайванга карата теше хайваннар төркеме. Әтәчнең хәрәме. Айгырның хәрәме. Хәрәм гаиләсе |