ХӘРӘМ I с. гар. к. харам. Хәрәм эчемлекне, шуның белән сыйланырга тотынган татарларны күргәч, комиссия шаккаткан һәм көне-сәгате белән Фарук патшага «Без монда мөселманнарны очратмадык» дип телеграмма суккан. Т.Әйди. Хәләл көчең белән яшәргә насыйп итсен, Ходай сине хәрәм малдан сакласын, амин, дигәннәре рас килде... К.Кәримов |