ХӘРӘКӘТЧӘН с. 1) Күп хәрәкәт итә торган, тынгысыз. Көндез арып ял итәргә туктаган шушы караңгы җир өстенең, ерактагы тау карачкыларының, хәрәкәтчән шул болытларның үзара әкрен генә пышылдашуларын, авыр уфылдап тын алуларын ишетә кебек тоелды. Н.Фәттах. Аның сизгер, нечкә, хәрәкәтчән бармаклары готовальняның кызыл бәрхете эчендә ялтырап яткан ак тимер каләмнәргә һәм җәзбәләргә җан өргәндәй итәләр. М.Маликова 2) Җиңел гәүдәле, җитез (кеше тур.). Мәгъсүм хәзрәт кәҗә сакаллы, бәләкәй генә гәүдәле, бик хәрәкәтчән, тере карт булып чыкты. А.Тимергалин 3) Җанлы; еш үзгәрүчән (йөз, күз хәрәкәтләре тур.). Гыйлемдар компьютер белән мәш килгәндә, Ак әби аның яныннан китмәде һәм, малайның хәрәкәтчән йөз сызыкларына карап, аның ничек тәэсирләнүен, балаларча куануын күзәтеп, кичерешләрен чыраеннан укып торды. А.Тимергалин. – Минем илле яшькә ник бернәрсә дә бирмәдегез? – дип, Мөдәррис хәрәкәтчән күзләрен әле Марсельгә, әле Равил Фәйзуллинга төбәде. Л.Лерон |