ХӘРӘКӘТСЕЗЛЕК и. 1) Хәрәкәт булмау хәле, тикторыш. Бу тынлык, бу хәрәкәтсезлек шулкадәр тирән иде ки, хәтта минем сулыш алуым табигатьнең бу бөек тик торуын боза кебек тоела иде үземә... Ә.Еники. Организмны эш, хәрәкәт туздырмый, киресенчә, хәрәкәтсезлек харап итә, күп ашау-эчү, май басу бетерә. Г.Хөсәенов

2) күч. Җансызлык, тынычлык. Бу үзгәрешсез ак төс, бу хәрәкәтсезлек Мөнирәне тәмам туйдырды. Г.Әпсәләмов. Эшсезлектән, хәрәкәтсезлектән тәне сизрәп бара. Ф.Сафин

3) күч. Эшсезлек, инициативасызлык, ялкаулык. Куркаклык – эшсезлеккә, хәрәкәтсезлек торгынлыкка илтә. Ш.Галиев. Шушы йомылуы ниндидер хәрәкәтсезлек, катып калганлык тойгысын тудыра. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә