ХӘРӘКӘТСЕЗ с. 1. 1) Хәрәкәтләнми, кымшанмый торган. Тонык, хәрәкәтсез, кайнар күз алмаларын күреп имәндем... А.Гыйләҗев. Аның йөзе таш шикелле хәрәкәтсез, салкын көе калды. В.Имамов 2) күч. Җансыз. Булат абзый, елама, җылы кочагы насыйп булмаса да, салкын гәүдәсен, хәрәкәтсез йөрәген минем өемә алып кайтыйк. Т.Гыйззәт. Чалкан яткан хәрәкәтсез гәүдәне төрлечә тикшереп карагач: «Тәгаен, ул үлмәгән. Клиник үлем бу», – дигән карарга килде. Н.Каштанов 2. рәв. мәгъ. Селкенмичә, кыймылдамыйча. Дилбәр аның «иде»сен ишетмәде булса кирәк, күз карашында да, иреннәре торышында да бернинди үзгәреш сизелмәде, җавапка канәгатьләнгәндәй, шулай сабыр, кайгылы килеш хәрәкәтсез ята бирде, әкренләп сулышы тигезләнде. Г.Әпсәләмов. Барый беркавым тәрәзәгә таба карап хәрәкәтсез утырды да кинәт утырган урынында кымшанып куйды һәм, кипкән иреннәрен ялаштыра-ялаштыра, миңа төбәлде. З.Хөснияр |