ХӘРӘКӘТЛЕ с. 1) Хәрәкәтләнә торган. Кәгазь янып беткәндә, кәгазь көлләре ак морҗада хәрәкәтле рәсемнәр хасил итә. Р.Зарипов // Билгеле рәвештә хәрәкәт итә торган. Сәхнәдә очып кына йөрүче нечкә билле, нәфис хәрәкәтле элекке Мәдәния яңадан күз алдына килеп басты. Г.Бәширов. Яше алтмыштан узган булса да, җитез хәрәкәтле, көчле-куәтле кеше иде Солтангали абзый. Г.Гомәр

2) Хәрәкәт күп булган, хәрәкәттән гыйбарәт. Бала йөри, уйный башлагач, аның тормышына төрле хәрәкәтле уеннар килеп керә, баланы табигать белән якыннанрак таныштыру вакыты килеп җитә. Л.Минһаҗева. Хәрәкәтле уеннарга басарга, экскурсияләргә барырга бөтенләй теләкләре юк аларның. Кызыл таң

3) Ниндидер җанлылык хөкем сөргән. Коридор бераз шау-шулы һәм хәрәкәтле иде. А.Шамов. Өй эче бүген аеруча хәрәкәтле: барысы да әзерләнә, тыз-быз килә. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә