ХӘРӘКӘТЛӘНҮ ф. 1) Нинди дә булса юнәлештә, бер урыннан икенче урынга бару, күчү, хәрәкәт итү. Базарда кычкырып сөйләшүчеләргә кытлык юк, игътибар итмичә, алга табан хәрәкәтләнәбез. Н.Әхмәдиев. Кыскасы, бронза чорыннан башлап гасырлар буена дигәндәй, атлы, арбалы, кораллы качаклар, башлыча гаскәриләр, буш, аулак җирләргә таба хәрәкәтләнгәннәр. Н.Фәттах 2) Хәрәкәттә булу, хәрәкәт ясау; селкенү, кыймылдау. Кайчак кискен хәрәкәтләнгәндә генә, мәче баласының үткен тырнаклары тәненә тиеп-тиеп ала иде. З.Хөснияр. Өстемдәге киемем җылы, хәрәкәтләнгәндә тирлим, аннары шул килеш март кары өстендә сәгатьләр буе ятарга туры килә. Л.Гыймадиева 3) Хәрәкәт ясарлык сәләте булу. Ул күзләрен ачты, ләкин хәрәкәтләнә дә, тора да алмады. Г.Исхакый. Өянәгеннән соң Саимәнең сул кулы хәрәкәтләнә алмый иде, ул сәламәт кулы ягында басып торган Аниягә үрелде: – Кызым, бәгырь парәм минем! Кил әле якынрак... Г.Галиева 4) Кузгалу, җанлану, ыгы-зыгы килә башлау. Ул вакытта йорттагы кешеләрнең ничек хәрәкәтләнүен, чабышуын күрсәң син! Р.Вәлиева 5) күч. Эшчәнлек алып бару, гамәл кылу, нәрсәдер эшләү; яшәү. Халык бик гади төшенчәләр белән фикер йөртә, көндәлек вазгыятькә карап хәрәкәтләнә. Р.Зәйдулла. Һәрнәрсәне төптән уйлап, ашыкмый гына хәрәкәтләнергә өйрәнгән Эдуард эшенең барып чыгачагына шикләнми иде. А.Гыймадиев Хәрәкәтләнә башлау Хәрәкәтләнергә керешү. Зарифа инде бөкрәеп, таякка таянып кына хәрәкәтләнә башлаган иде. Р.Мөхәммәдиев. Шулчак аларның артыннан ук диярлек йорт янына кечерәк автобус та килеп туктады, аннан ак халатлы кызлар, апалар төште, һәм барысы да кырмыскалар кебек кайнаша, хәрәкәтләнә башлады. З.Хөснияр Хәрәкәтләнә тору Даими, һәрвакыт хәрәкәтләнү, озак вакыт дәвамында хәрәкәтләнү . Мөслимә карчыкның кулы көлчә салынган коштабак белән авыз тирәсендә байтак хәрәкәтләнә торгач арыды, ахры, аның авыз чапылдатуы сирәгәйде. Л.Лерон Хәрәкәтләнә төшү Тагы да ныграк хәрәкәтләнү. Хәрәкәтләнә төшкән саен аякларының катырак сызлавына игътибар итте ул. Кызыл таң Хәрәкәтләнеп алу Бераз, берара хәрәкәтләнү. Бик үк калын киенмәгән сугышчылар, салкынга бирешмәс өчен, әледән-әле хәрәкәтләнеп алырга мәҗбүр булды. Т.Әйди. Чү! Бер шәүлә хәрәкәтләнеп алды түгелме? Н.Хәсәнов Хәрәкәтләнеп кую Бер тапкыр хәрәкәтләнү. Ирекнең кызарган күзләре зураеп киттеләр һәм хәрәкәтләнеп куйдылар. Ф.Садриев. Аның исеме әйтелү белән, залдагылар хәрәкәтләнеп куйдылар. С.Поварисов Хәрәкәтләнеп тору Әле, сөйләп торганда хәрәкәтләнү; даими, һәрвакыт хәрәкәтләнү . Гафур Кәрамов – уртачадан калку буйлы, таза, базык кеше, сөйләшкәндә, калын кашлары бертуктаусыз хәрәкәтләнеп тора. А.Гыйләҗев |