ХӘРӘКӘТЛӘНДЕРҮ ф. 1) Селкетү, кыймылдату, хәрәкәткә китерү. Шул вакытка туры килсәләр, якыннарым да, ачу китереп, «ялкауланма, сул кулыңны хәрәкәтләндер» дип өстәп торалар. Т.Галиуллин. Ул, ике кулын Арслановка таба сузып, бармакларын кызу-кызу хәрәкәтләндерергә кереште. Ф.Садриев 2) күч. Кузгату, тыныч торган хәленнән чыгару, җанландыру. Минем сүзләрем олырак кызны да хәрәкәтләндерде, күзләренә бераз гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды. Ф.Әмирхан Хәрәкәтләндерә башлау Хәрәкәтләндерергә тотыну. Мин өйгә якын ук килдем дә кулларымны ипи ваклаган кебек хәрәкәтләндерә башладым. Г.Рәхим. Тәүгиз исә ни дип әйтергә белмәде, гаебе булмаса да кызарып чыкты, шул уңайсызлыгыннан тизрәк арыну өчен, буяу пумаласын тиз-тиз хәрәкәтләндерә башлады. Х.Камалов Хәрәкәтләндерә төшү Тагын бераз хәрәкәтләндерү. Бармакларын хәрәкәтләндерә төште Хәрәкәтләндереп алу Бераз гына хәрәкәтләндерү. Кыз, розаларны иркәләгәндәй, чәчәкләр өстеннән җиңелчә генә кулын хәрәкәтләндереп алды. Ф.Яруллин. – Ни йомыш соң, абзый? – дип сорады башлык, әйләнмәле урындыгын җай гына хәрәкәтләндереп алганнан соң. Р.Низамиев Хәрәкәтләндереп җибәрү Бераз, беркадәр хәрәкәтләндерү; кинәт хәрәкәтләндерү. Ул үзен көчләп диярлек шул дөнья мәшәкатен чакырып китерергә, аулакта бер тәртипкә салып карарга теләде, ләкин алар барысы кайдадыр еракта оеганнар, үзләрен кузгатырга, хәрәкәтләндереп җибәрергә һич мөмкин түгел. А.Вергазов Хәрәкәтләндереп кую Бер тапкыр хәрәкәтләндерү. Сирәк-мирәк кулларын хәрәкәтләндереп куя. Ф.Яруллин. Минем нидер әйтергә теләп кыбырсуымны күреп, ул дәү кулын хәрәкәтләндереп куйды: тыныч кына утыр, янәсе. Р.Зәйдулла Хәрәкәтләндереп тору Даими, һәрвакыт хәрәкәтләндерү; әле, сөйләп торганда хәрәкәтләндерү. Тезең катмасын, хәрәкәтләндереп тор, дигән. Ф.Яруллин. Битләренә каккалап, кул-аякларын хәрәкәтләндерә торгач, шофёр егет күзләрен ачты, кыймылдап куйды. А.Вергазов |