ХӘРӘКӘ’Т ИТҮ ф. 1) Кыймылдау, кузгалу, селкенү, хәрәкәтләнү. Болытлар бик тиз хәрәкәт итә, күктә Зур Судагы дулкыннар чагыла. З.Хөснияр. Шундый иләмсез зур булуына карамастан, ул бик җиңел һәм җитез хәрәкәт итә, йонлы йомшак койрыгы белән әкрен генә җиргә суккалый. Р.Мөхәммәдиев

2) Нинди дә булса юнәлештә бару, күчү. Берән-сәрән генә түгел, оешкан отрядлар хәрәкәт итә. А.Гыйләҗев. Истанбулда озак калмаенча, Анкарага хәрәкәт итте. Х.Миңнегулов

3) Билгеле эш башкару, эшләп тору, йөрү (техника тур.). Менә ул машинаны кабинада килеш кенә кабызды да өскә таба хәрәкәт итә башлады. Х.Камалов. Аларның төп үзенчәлекләре: тимер юл буйлап сәгатенә 100 – 120 чакрым тизлектә хәрәкәт итүче мондый континентара баллистик ракеталарның кайдалыгын ачыклау, нигездә, мөмкин булмый. Р.Зарипов

4) күч. Нинди дә булса адым ясау, гамәл кылу; эш итү; эшләү. Чөнки син кайчак эшнең, мәсьәләнең асылына төшеп җитмичә хәрәкәт итәсең. Р.Батулла. Россиядәге бүгенге милли сәясәт торгынлыгы чорында татар милли хәрәкәте элитасы республиканың җитәкче даирәләрен татар халкының киләчәк үсеше өчен хәрәкәт итү рухында тәрбияләргә тиешләр. Р.Вәлиев

5) күч. Эш йөртү, нәрсә артыннан булса да йөрү, чарасын күрү. Мин әйткәнчә, суд аша хәрәкәт итәргә кирәк. Т.Гыйззәт. Кыза башласаң, хәрәкәт итәр алдыннан унга кадәр санап, башыңны эшләтә башла. З.Зәйнуллин

6) күч. Үсү, алга китү, яңарып-үзгәреп тору. Чыннан да, тел хәрәкәт итүдән туктый икән (ягъни функциональ яктан үсми икән), аның структур (ягъни төзелеш) ягыннан үсеше, хәрәкәте дә туктала. И.Бәширова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә