ХӘРӘКӘТ и. гар. 1) Предметның яки аның кисәкләренең торышы үзгәрү. Сүз арасында, рюмка, кашыклар хәрәкәте эченнән, Әнвәр һаман Зәлияне күзәтә иде. Х.Камалов. Әбү Талиб кәрваны шунда тукталганда, Бәһира Мөхәммәдне күреп, болытларның, кояшның һәм агач ботакларының хәрәкәте буенча аның киләчәктә пәйгамбәр булачагын белеп, бу хакта Әбү Талибка сөйли. А.Тимергалин

2) Гәүдәнең, берәр әгъзаның торышы, халәте үзгәрү; берәр нәрсә эшләргә теләп яки башка максатлар белән гәүдәне яисә әгъзаларны селкетү, ыргылыш, омтылыш ясау. Шагыйрь кискен хәрәкәт белән торып ук утырды, юрганы, күкрәгеннән шуып, алдына бөялде. М.Хуҗин. Минәт ава-түнә авыр атлап аны куып җитте һәм, капыл хәрәкәт белән Рәниянең беләгеннән эләктереп, тупас итеп үзенә таба әйләндерде. А.Вергазов

3) Берәр нәрсә әйтергә, аңлатырга теләп, билгеле бер рәвештә аяк, кул, бармак һ.б.ш. әгъзаларны селкетү, кыймылдату күренеше; ым. Кулларын ике якка болгый-болгый, туктагыз, дигән хәрәкәт ясап, ызгышны сүндерергә тырышты. Х.Камалов. Һаман шул бармаклар хәрәкәте белән су эчәргә теләвен, сафсата сатып торуның сукыр бер тиенлек тә фәтвасы юк, дигәнне аңлатты. С.Поварисов

4) Гәүдәне һәм әгъзаларны алдан билгеләнгән кагыйдәләргә нигезләнеп, билгеле бер үрнәктә, тәртиптә, тизлектә селкетү күренеше (бию, спорт һ.б.ш. тур.). Урман эченнән чыгып, дүрт күбәләк-кыз, бию хәрәкәтләре ясап, умарталыкка керәләр. А.Гадел

5) Җисемнең билгеле бер юнәлештә торышын үзгәртүе; шул юнәлештә билгеле ара үтүе. Йолдыз гыйлеме дигәннән, бик кызыклы күренеш: Казан артының урман эчендәге иң караңгы бер авылында Күлтәстә яшәгән мулла Шәмсетдин Күлтәси йолдызлар, Кояш, Ай хәрәкәте турында китап язган. М.Мәһдиев. Бу әсәрләрдә планеталар хәрәкәте, Ай, Кояш тотылуны билгеләү буенча сызымнар, хисаплаулар китерелә. Р.Зарипов

6) филос. Материянең яшәү ысулы, туктаусыз үсеш-үзгәрештә булуы. Табигатьнең иркен күкрәгендә Мәңге көрәш, мәңге хәрәкәт, Мәңге туу, Мәңге артып тору белән бергә Үлем-һәлакәт. Һ.Такташ. Рухи дөньяда исә пространство, вакыт, хәрәкәт кебек төшенчәләргә урын юк анда якыны вә ерагы булмаган чиксезлек һәм үткәнгә вә киләчәккә бүленмәгән мәңгелек. Р.Сафин

7) Юлда, урамда төрле юнәлештә җәяүлеләрнең йөрүе, транспортның үтеп торуы. Уянып киткәндә, кояш шактый күтәрелгән, урамда хәрәкәт башланган иде инде. Л.Гыймадиева

8) Нинди дә булса механизмның, машинаның һ.б.ш. эшләп торуы, эшләве, йөреше. Мотор хәрәкәтен мин йөрәгемнең тибеше шикелле сизәм. Т.Гыйззәт. Тракторлар хәрәкәткә килгәч, әйтерсең җил дә туктады, көн дә ачылып китте – җилгә дә, салкынга да хәзер беркем игътибар итмәде. Н.Фәттах

9) Бер урыннан икенче урынга күчү. Бу бик уңай иде, дошман безнең сугышчыларның хәрәкәтен соңгы минуткача сизмәячәк. Г.Әпсәләмов. Гаяз улы белән урам буйлап хәрәкәтен дәвам итте. Р.Гаязетдин

10) Җанлылык, ыгы-зыгы. Гел хатын-кызлардан торган бу бүлмәдә ниндидер моңарчы күрелмәгән хәрәкәтләр бара. Г.Бәйрәмова. Ә безнең заман хәрәкәт ярата. Ф.Баттал

11) Кешенең үз-үзен тотышы, мөнәсәбәте. Олпат гәүдәле, ак йөзле кырык биш яшьләрдәге Рәфыйкны, электән белмәсәм, кыяфәте һәм хәрәкәте буенча мин һич тә сәүдәгәр дия алмас идем. Т.Әйди. Уртакуллар синең һәр хәрәкәтеңне, һәр сүзеңне кабатласыннар, сиңа охшатырга тырышсыннар, киоскларда синең фоторәсемеңә чират булсын... А.Тимергалин

12) Хәрби берләшмәнең сугыш вакытында алып барган актив сугышчан эшчәнлеге, турыдан-туры сугыш алып баруы; шундый эшчәнлек вакыты; хәрби операция. Полковник сөйли дә сөйли: бер генә дә акыл өйрәтми, ачыктан-ачык тәрбия белән шөгыльләнми, бәлки сугыш хәрәкәтләре, ничек җиңүгә ирешүләре хакында гына бәян итә. Н.Әхмәдиев. Август азагында, Гарифулланы хәрәкәттәге армиягә озатырга дип, Өммегөлсем үзе дә килә алды. А.Хәлим

13) Берәр төрле эш, эшчәнлек. Менә шунда кинәт астыртын хәрәкәт башлана. Г.Ибраһимов. Сәгыйть тынычлыкны яклау хәрәкәте турында, тынычлык өчен җирдә барган бөек көрәш турында лекция сөйләде һәм ачык итеп, аңлаешлы итеп, чын ораторлар кебек сөйләде. Н.Фәттах

14) Берәр максатны күздә тотып, оешкан төстә башкарыла торган иҗтимагый эшчәнлек. Даян ага Мурзин да шул китапның авторы, партизаннар хәрәкәте җитәкчесе С.Ковпак белән бергә сугышып йөргән. Р.Миңнуллин. Ләкин бәйсезлек һәм азатлык хәрәкәте үсә, ныгый, тарала, тамыр җибәрә. В.Юныс

15) Сәнгатьтә, әдәбиятта нинди дә булса яңа таләпләр, яңа максатлар куйган бер юнәлеш. Иҗат эчтәлекләре төрле характерда булса да, тормыш шартларында аермалар күренсә дә, алар бер хәрәкәт – мәгърифәтчелек хәрәкәте вәкилләре булалар һәм төрле юллар белән искелеккә каршы көрәшәләр, үз халкына хөрлек даулыйлар, аны караңгылык богауларыннан азат итәргә тырышалар. Я.Абдуллин

16) әд. Әдәби әсәрдә вакыйгалар үсеше; вакыйгаларның тиз алышынуы. Кара-каршы сөйләшүгә корылган мәзәкләрнең күбесе сорау-җавап белән генә төгәлләнми, диалоглар сюжет хәрәкәтен барлыкка китерәләр. Ф.Хатипов. Баштарак әсәрдә күпсүзлелек, хәрәкәт азлыгы сизсәм, кәефсезләнә идем. А.Әхмәдуллин. Аңа хәрәкәт, вакыйганың үстерелеше, динамизм кирәк. Г.Шакирова

17) күч. Берәр кешенең инициативасы белән башланган эш; нәрсәнең дә булса башлангычы. XIX гасыр азакларында – XX гасыр башларында бездә хәтта «җәдитчеләр хәрәкәте» булган. Н.Фәттах. Пугачёв хәрәкәте бастырылгач, патша ялчылары Торналы авылыннан ике дистәләп кешене Казанга алып китәләр. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә