ХӘРӘКӘ и. гар. Гарәп язуында хәрефләр белән күрсәтелмәгән кыска сузыкларны һәм сүзнең башка әйтелеш үзенчәлекләрен белдерә торган юл өсте һәм юл асты диакритик билгеләренең һәрберсе. «Хәрәкә» сүзе белән гарәп телендә хәреф астындагы һәм өстендәге диакритик билгеләр системасын атыйлар, алар ярдәмендә гарәп язуында кыска сузык авазларны билгелиләр. Г.Рәхим. Шуңа күрә кыска сузыклар гарәп язуы күзлегеннән гомумән сузык аваз түгел, бәлки хәрәкә генә, ягъни тартыкка кушылып йөргән аваз төсмере генә. Ш.Асылгәрәев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә