ХӘНҖӘР и. гар. Ике йөзе дә үткен пычак рәвешендәге очлы салкын корал. Берәүләр җиңел генә ярадан да аңын җуя, икенчеләр үз тәненә үзе хәнҗәр белән сызып җибәрә – эһ тә итми. М.Маликова. Гамьсез егет, кесәсеннән хәнҗәр чыгарып, Аксылуның күкрәгенә кадаган, ди. З.Мәхмүди |