ХӘНБӘЛИ и. гар. дини 1) Ислам динендә дүрт сөнни мәзһәбтән берсе. Ибн әл-Җәүзи кебек кайбер хәнбәли мәзһәбе галимнәре фикеренчә, дәвалану – хупланган (мөстәхәб) гамәл. Безнең гәҗит 2) Шул мәзһәбтән булган кеше. Хәнбәлиләр ширек мәсьәләсенә көндәлек тормышта да зур урын биргәннәр, үткән замандагы яки хәзерге абруйлы руханиларны артык мактау, зиратларга барып сәҗдә кылу, кешеләрне аягүрә торып каршы алуны да гаепләп чыкканнар. А.Тимергалин. Шафигыйлар да, маликиләр дә, хәнбәлиләр һәм без үзебезнеке дип санаган Әбү Хәнифәнекеләр дә үзләренекенә өндиләр, һәм монда беркемне дә гаепләп булмый. Безнең гәҗит |