ХӘНӘФИ и. гар. дини 1) Ислам динендә дүрт сөнни мәзһәбтән берсе. Әлеге мәзһәбкә нигез салган Әбү Хәнифә заманында ислам дөньясының үзәге булган Багдадта яшәгән, кешеләр бирегә белем тупларга килгән, шунлыктан нәкъ менә хәнәфи мәзһәбе киң таралыш алган да. Казан утлары 2) Шул мәзһәбтән булган кеше. Мәгълүм булганча, бездәге сөнниләрнең күпчелеге хәнәфиләр. А.Тимергалин. Мөселманнарны сәләфиләргә, хәнәфиләргә бүлеп, бу хакта артык күп сөйләшү яхшылыкка илтмәячәк. Ватаным Татарстан |