ХӘМЕЛ и. гар. иск. 1) Йөк; күтәреп алып барыла торган нәрсә. Хәмел ташу

2) Мәетне күтәреп зиратка озату. Хәмелгә, мәет күмешергә йөрмисеңме? Р.Вәлиев. Тик менә ул, нишләптер, шәкерт кешегә төшемле нәрсә – җеназага – хәмелгә бармый. Р.Батулла

3) Мәетне зиратка күтәреп баручыларга бирелә торган садака. Ул, өч тиен бакыр хәмел садакасы, яисә мәетне кабергә иңдерү сөлгесе өчен, билдән карга чума-чума, үз тормышын корбан итә. Т.Гыйззәт

4) Көмән, авыр, бала күтәрү. Хәмел мөддәте бетеп, бер ир бала китердем. К.Насыйри

5) Юрау, фараз кылу. Хәмелегез дөреслеккә туры килми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә