ХӘЛФӘЛЕ’К КЫЛУ ф. кит. к. хәлфәлек итү. Мәдрәсәдә уку елларында ул җир сөреп, иген дә игә, баерак шәкертләргә һәм мөгаллимнәргә хезмәтче булып та тора, заводларда, алтын приискаларында да эшләп ала, казах далаларында хәлфәлек тә кыла, кыскасы, Идел-Урал төбәгенең төрле җирләрендә булып, төрле шөгыль-һөнәрләрне сынап карый. Х.Миңнегулов. Араларыннан Мөхәммәтлатыйф исемле улы заманына күрә яхшы белемле һәм мөхтәрәм зат буларак җитешкән, әүвәле Минзәләбаш мәдрәсәсендә, әтисенә ярдәм итеп, хәлфәлек кылган, балалар укыткан, ахырда шушы ук авылда имамлык иткән. Ф.Яхин |