ХӘЛСЕЗЛЕК и. 1) Хәлсез булу; көчсезлек; егәр, куәт, энергия булмау. Башым әйләнә, бөтен тәнемдә бертөрле хәлсезлек, авырлык сизә идем. Г.Рәхим. Кайсысы ачлыктан кибешеп каткан бичараларның, кайсысы, шешенеп, хәлсезлектән кар өстенә ауган да шунда йокыга киткән... В.Имамов 2) Ярлылык, мохтаҗлык, хәерчелек. Шушы кризистан соң мин бик хәлсезләндем, һәм бу хәлсезлектән минем хәзергә кадәр чыга алганым юк. Ә.Еники 3) Авторитеты, абруе, кодрәте, тәэсире тиешле дәрәҗәдә булмау. Моннан тыш Урданың хәлсезлегеннән Мәскәү дәүләте дә оста файдалана: Сарай шәһәренә генә түгел, болгарларның башка шәһәрләренә дә күп мәртәбәләр яу чаба һәм аяусыз талый. Т.Әйди. Әйтерсең лә Рим империясенең хәлсезлеген сизгәннәр. З.Хәким // Үсеш булмау; артта калганлык. Ләкин без бүгенге көнгә генә ябышып ятмыйк әле, хәзерге экономиканың хәлсезлегенә, китап басу техникасының артталыгына, ташландык хәлдә булуына аркаланмыйк – зуррак, колачлырак масштабта фикер йөртик. Ә.Кәримуллин |