ХӘЛСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Хәл бетү, хәл китү, йончу, йөдәү, көчсезләнү, ару, хәлдән таю. Бүген автобуста кайтып барганда, ул кинәт хәлсезләнде, агарынды. З.Мәхмүди. Ул шактый хәлсезләнгән, күтәреп төшергәндә, тәнен җыя алмыйча, Сәүбәннең куенына мәлҗерәп керде дә бетте. Г.Гыйльманов 2) Ярлылану, бөлгенлеккә, мохтаҗлыкка төшү, матди хәле начарлану. Сугыш вакытында хәлсезләнгән хуҗалыкны җитәкләү, ай-һай, җиңел түгелдер. Т.Гарипова. Ачлык-ялангачлык, атлар һәм авыл хуҗалыгы корылмалары җитешмәү хәлсезләнгән авыллардагы яшәешне тагын да катлауландыра. Кызыл таң Хәлсезләнә бару Торган саен хәлсезләнү. Көннән-көнгә хәлсезләнә барган хатынның җанын әллә нинди авыр уйлар кимерә иде бугай. М.Кәбиров. Шуңа да аяклары да, куллары да хәлсезләнә бара. А.Мансуров Хәлсезләнә башлау Хәлсезләнүгә табан бару. Нәкъ Тукай врачлардан шаяртып көлгәнчә, рас килеп чыкты: әлегә тикле азмы-күпме ярыйсы гына кыймылдаган Әсмабану абыстай, табибка күренгәннән соң, тыны бетүдән ешрак зарлана, хәлсезләнә башлады. С.Сабиров. Атна-ун көн эссе тузан арасында эшләгәч, егетләрнең кайберләре күзгә күренеп хәлсезләнә башлады, каты авырып китеп, эшкә чыга алмаучылар да бар иде. Ф.Бәйрәмова Хәлсезләнә төшү Бераз хәлсезләнү; тагын да ныграк хәлсезләнү. Татар әдәбиятының болай да шактый сирәк булган яшь прозаиклар сафы алардан соң тагын да бирешә, хәлсезләнә төште. М.Вәлиев. Ялкын сүрелә-хәлсезләнә төшкәч, мин чыбыклар өстим. Р.Фәйзуллин Хәлсезләнеп бетү Тәмам хәлсезләнү. Тоткыннар тәмам хәлсезләнеп бетә. Р.Мостафин. Хәлсезләнеп беткән Әхмәтсафа, урындыктан очып, стенага барып сыланды. Ф.Сафин Хәлсезләнеп йөрү Шактый озак вакыт хәлсез булу; һәрвакыт, гел хәлсезләнү. Өч көн хәлсезләнеп йөргән идем, грипп килә, ахрысы. Ф.Садриев. «Җан югалту» дигән төшенчә дә бар: кеше көтелмәгән яки кискен психологик яра алса, яки ниндидер олы кайгыны тулаем кичереп бетермәгән булса, бөтен энергиясе шул ситуациядә, шул вакыт аралыгында калып, ул хәлсезләнеп йөрергә мөмкин. Кызыл таң Хәлсезләнеп калу Берәр хәлдән, тәэсирдән соң хәлсезләнү. Яраланып госпитальдә ятулар, өйгә кайткач та юньле-рәтле эш күрмәү сәбәпле хәлсезләнеп калган кулы, салам белән тарткалаша торгач, тиз арыды. Н.Әхмәдиев. Ләкин Җаббаров белән кыршылып беткән таныш баскычлар буйлап өскә күтәрелгәндә, аның бу тырышлыгы юкка чыгып, җанына чиркандыргыч куркаклык үрмәләп үтте, ул бөтен тәненең тыелгысыз дерелдәвен, аяк буыннарының хәлсезләнеп калуын сизде. А.Вергазов Хәлсезләнеп китү Кинәт хәлсезләнү. Килмешәкнең күңел тибрәнүләре нәтиҗәсендә килеп чыга торган кинәт кенә тирләп, хәлсезләнеп китүе еллар узу белән кимеми, киресенчә, үсеш ала гына бара. К.Җәмит. Тик Лилиянең басып торган җиреннән хәлсезләнеп китүен күреп, йөрәгендә бераз кызгану хисе уйнап алды. Х.Ширмән Хәлсезләнеп тору Гел хәлсезләнү; вакытлыча, берара хәлсезләнү; хәзер хәлсез булу. Аннары лып итеп урындыкка утырды, байтак вакыт хәлсезләнеп торды да үзәкләрне өзәрлек итеп кычкырып елап җибәрде. В.Нуруллин. Эче пошса да, күңеле тулса да, бераз хәлсезләнеп торса да, шуңа барып ябыша. К.Хәсәнова |