ХӘЛСЕЗ с. 1. 1) Хәле булмаган, көче җитмәгән, егәрсез. Адашып калган хәлсез чебине сырып алган дәү каргалар кебек, аны биш-алты хатын-кыз урап алган. А.Гыйләҗев. Хәлсез сабыен күкрәгенә кысып тоткан хәлдә карават читендә утырды да утырды. А.Әхмәтгалиева 2) Хәле беткән, көчсез калган, хәлдән тайган. Таяк шикелле нечкә һәм озын, әмма хәлсез аякларын бик сәер итеп дүрт якка тырпайткан да имгән булып маташа. Г.Бәширов. Кырлар буйлап барганда, ябык, хәлсез куллары белән ишек тоткасына чытырдатып ябышып, ян тәрәзә аша тирә-юньне әсәрләнеп күзәтеп барды. А.Вергазов // Хәле булмавын күрсәтеп торган. Фатыйма бикә аның хәлсез йөзенә тагы бер мәртәбә кызганып күз салды да: – Ай-һай, балам, Зыя... Бигрәк беткәнсең икән... Артык өзлекмәсәң ярар иде, – диде. Г.Ибраһимов. – Хәтерләсәң шул, – диде хәлсез тавышы белән әнисе. А.Мансуров 3) Хәерче, матди яктан начар тормышлы, ярлы. Менә шул агай торып басты да әйтә миңа: – Син, Булат энем, – ди, – кешеләрне алай хәллегә дә, хәлсезгә дә аерып карама. В.Нуруллин. Менә минем булачак ирем булдыксыз, хәлсез, акчасыз булса, сезгә ошармы? З.Хәким 2. рәв. мәгъ. Хәле булмаган килеш; көчкә-көчкә. – Кирәкми... – дип, хәлсез пышылдады кыз. Г.Әдһәм. Мин үзалдыма хәлсез генә елмаерга маташкан арада, табиб әниемә сәер, юк-юк, сәер түгел, серле караш ташлады. А.Әхмәтгалиева 3. и. мәгъ. 1) Көче, хәле булмаган кеше. Карчык-корчык хасталар, җир иснәп сихәтләнергә чыккан хәлсезләр, яулык читен бөгеп күз яшьләрен сөрткән арада, елгыррак кызлар, малайлар буразналарга тәгәрәгән күкәйләрне эләктереп калырга ашыгалар. А.Гыйләҗев. Хәлле хәлсезне төрткәли, бай ярлыны этә, хезмәт кешесе, эшләп-эшләп тә, эшләгәненең әҗерен күрми. Ф.Бәйрәмова 2) Ихтыярсыз кеше. Хәлсезләр, кыюсызлар башта читтә торып торыр, алар көрәшнең безнең файдага икәнен күргәч кенә хәрәкәткә кушылырлар. Г.Әпсәләмов. Син шуны ятлап кал, Андрей кенәз: рус халкы гомер буе мескен һәм хәлсезләрне түгел, ә бәлки тимер куллы, мәрхәмәтсез җанлы хакимнәрне генә фәрештәдәй күрә. В.Имамов 3) Ярлы кеше. Инде байлар колхоздан качып киткән, безнең ише хәлсезләр генә калган, дип сөйлиләр. М.Маликова. Бөтенләй хәлсезләре баеракларга имана җирләрен арендага биреп торганнар (бусы ачлык булмаган елларда кабатланып торган). Яңа тормыш |