ХӘЛЛЕ с. 1. 1) Хәле булган, көчле, куәтле. Күнегелгән эш: таңда да кузгалган бар, ярты төндә дә, атлар гына хәлле булсын, алар чыдасын, без карышмыйбыз, безнең эшебез шул, яшәвебез шул. А.Гыйләҗев. Көчлерәк, хәллерәкләре, хатын-кызны, бала-чаганы читкә төртеп, тизрәк үзләре вагонга эләгү ягын карый. Р.Мостафин 2) Җитеш, мул тормышлы; материаль ягы башкаларныкына караганда күпкә яхшы булган. Хәллерәк яки зур гаиләләр «кара-каршы өй»дә торганнар. Г.Рәхим. Әти-әниләре шундый хәлле, дәрәҗәле кешеләр булгач, әлбәттә инде, Фәләхне бала чагында да, үсеп җиткәч тә авылда һичкем кыерсытмады. В.Нуруллин // Бай. Шуңа да монда хәлле кешеләрнең балалары гына укый. А.Гыймадиев. Гадәттә, хәлле кешеләр үзләренең баеп китүләре хакында сөйләргә яратмыйлар. Д.Гыйсметдин 3) Төзек, әйбәт хәлдә булган; таза, җитеш тормышны белдереп, чагылдырып торган (хуҗалык, йорт, оешма һ.б.). Бәхетенә, бөтенләй үк тай тибеп бетермәгән икән: хәллерәк хуҗалыклардагы элеккеге әшнәләре кайсы арыш, кайсы бодай, солы саламы бирергә вәгъдә итте. Ә.Хәсәнов. Б ез, унлап студент, бик зур итеп төзелгән хәлле йортта – фатирда торабыз. М.Садыйков // Эшләре әйбәт бара торган. Мин хәлле генә җиргә эшкә урнашам. Н.Гыйматдинова 2. и. мәгъ. 1) Көчле, егәрле. Булдыра алган хәллеләр, ахрысы, шуны күрмәс өчен, шушы урман тынычлыгына кереп урнашалар. З.Кадыйрова. Бүген инде сыер асраучылар юк диярлек – бик хәллеләр, үҗәтләр генә мондый «батырлыкка» бара ала. Ф.Гыймалтдинов 2) Башкаларга караганда җитешрәк тормышта яшәүче, матди мөмкинлекләре яхшырак кеше. Җиргә сыланып аркылы-торкылы сынып яткан игенне хәллерәкләр чабарга маташалар. Г.Бәширов. Хәллене таласалар да, алар барыбер мантый алмады. Р.Батулла 3. рәв. мәгъ. Яхшы, әйбәт, җитеш тормыш белән. Бер уйласаң, аның икенче ягы да бар: шушы акча авылда калачак, авылдашлар хәллерәк яши башласа, авыл өчен начармыни? М.Мәһдиев. Мәрхүмәнең туганнан-туганының балалары авылда хәлле генә дөнья көтеп яшиләр – шуларның печәнлеге, шуларның чөгендерлеге инде хәзер бу ятим нигез. З.Мифтахов ◊ Хәлле хәленчә Һәркем үз мөмкинлегенә карап. Һәркем хәлле хәленчә: кем чанасында өч пот, дүртне алучылар да бар, ике белән калучылар да булды. А.Гыйләҗев. Шуның янына хәлле хәленчә куй суйды, аш-су ясады. Н.Фәттах |