ХӘЛЛӘНҮ ф. 1) Савыга башлау, авырганнан соң рәтләнү; хәл керү, көч керү. Ашыйсы ризыгы бетмәсә, адәм баласы хәлләнә икән. А.Хәсәнов. Соңгы елларда гына бераз хәлләнде; әле дә даруханә юлын таптый – алган радиациясе чыгып бетми. Р.Кәрами 2) Авыр эштән яки ерак юлдан соң ял итеп хәл алу. Тегендә Намаҗан йортындагы ашханәдә аш пешереп, аны кечкенә кисәк алабута икмәге белән ашап, азрак хәлләнгәч, ташчы Камали үзенең кыйналган күршесе балтачы Гәрәйне бу ашарга җыелган халык эченнән күзе белән эзләде. Г.Ибраһимов. Әз-мәз хәлләнгәч, Наилә күл тирәсенә атлады, кызуы сүрелә төшкән учакка карап торды, тая язып ярдан суга иелде, ботакка ябышып кулъяулыгын суга манчып, маңгаен чылатты, биек муенын юды, рәхәт булып китте. А.Гыйләҗев 3) Үсеп килү, үсеп, үзен үзе карарлык, ата-анага ярдәм итәрлек хәлгә килү (бала тур.) 4) Матди яктан бераз яхшырак яши башлау; матди як рәтләнү, уңайлану; мохтаҗлыктан чыгу. Мин монда каучук агачы плантацияләрендә эшләдем, азрак хәлләнгәч, йорт сатып алдым; тормышыбыз, Ходайга мең шөкер, түгәрәкләнде. И.Хуҗин. – Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен, – дип, комендантка акча сузды. М.Кәбиров Хәлләнә бару Торган саен ныграк хәлләнү. Мин дә тырышам, мин дә үрмәлим, һәм көннән-көн әкренләп хәлләнә баруымны үзем генә сизеп торам. Ә.Еники Хәлләнә башлау Хәлләнү билгеләре сизелү, күренү. Калага җитәр алдыннан, Идел тугаенда, бу ахмак бабай, бер эш белән туктаган чакта, азрак хәлләнә башлаган улын җилкәсенә күтәрепме, ничектер, агач арасына алып кереп китә башлаган. Г.Ибраһимов. Инде хәзер хәлләнә башлаган Шәрифә үзе Нуриханнан кача кебек. Н.Гыйматдинова Хәлләнә төшү Бераз хәлләнү. Хәлләнә төшкәч, сыер алырбыз. К.Тинчурин. Карчыгы вафатыннан соң бик нык авырып, ун ел гомерен читтә – балалары янында үткәргән карт, хәзер инде бераз хәлләнә төшкәч, Хәсәнбайның элек-электән килгән иң зур бәйрәменә – Акбабайның туган көненә дип кайткан иде бит. М.Кәбиров Хәлләнеп алу Тиз арада хәлләнү, бераз хәлләнү. Шулай да су кереп, бераз хәлләнеп алырга ярый ул. З.Мурсиев. Төшке аштан бераз хәлләнеп алганнан сон, бригадир Фатыйх, Гаип, Ризван кебек яшьләрне алга бастырып алып, печән чабуга керештеләр: «Аллага тапшырдык, малларга бәрәкәтле азык булсын!» Р.Шәфигуллин Хәлләнеп җитү Тулысынча хәлләнү. Хәзер ул хәлләнеп җитте шикелле. Х.Сарьян. Бик баеп, хәлләнеп җитәләр болар. Р.Батулла Хәлләнеп килү Акрынлап хәлләнү, хәлләнүгә таба бару. Зөлфиянең больницадан сукыр эчәгесен кистереп чыкканнан соң яңарак кына хәлләнеп килгән чагы. С.Сабиров Хәлләнеп китү Соңгы арада сизелерлек хәлләнү. Кичәгенәк йокларга ятканда, ул тәмам айнып, хәлләнеп китү нияте белән яткан иде, ләкин бүген иртән ул үзен әз генә дә хәлләнгән итеп сизмәде, киресенчә, аңа ул тагын да ныграк начарланган шикелле тоелды. Н.Фәттах. «Бәләкәй кызым ут яна, сөт йотса, хәлләнеп китмәсме», – дигәч, Гөлчирәнең әнисе чүлмәк белән сөт тоттырып чыгарган иде үзенә. А.Әхмәтгалиева |