ХӘ’Л КЫЛУ ф. 1) к. хәл итү ( 1 – 2 мәгъ.). Шулай, Мостафа, өч табак куеп эшләү тәкъдимегезне шушы ике-өч көн эчендә без директор белән икәү хәл кылырга булдык. Г.Кутуй. Ниһаять, егет хәл кыла: Розалия белән өйләнешергә әзер, үзенең соңгы карарын белдереп, шәһәргә соңгы хатын җибәрә. К.Тимбикова. Һәммәсен артык шау-шу куптармыйча гына хәл кылырга җай чыгып тора бит югыйсә. М.Маликова 2) сөйл. Нәрсәне дә булса ашап, эчеп, кулланып, файдаланып бетерү. Әйдә, улым, коймакны икәү хәл кылыйк. Т.Галиуллин 3) сөйл. Эшләү, эш бетерү, шөгыльләнү. Ни хәл кылып ятасың, катип Хафиз? М.Хәбибуллин. Ни хәл кыласың, ирләрдәге мең дә бер кимчелекнең иң тәүгесе шул була инде. З.Мәхмүди 4) күч. Берәр гамәл кылу; берәр җитди адым ясау, нәрсә дә булса эшләү. Яшәвем дә шул балам өчен генә минем, авырлы булмасам, күптән үзем белән бер-бер хәл кылган булыр идем, билләһи! Г.Гыйльманов. Үзегезгә бер-бер хәл кылып куярлар, дим. З.Мурсиев 5) күч. Үтерү. Иске танышлары Гөмбәне, заманында Шөрепне йөрткән, Мансурны «хәл кылган» өчен өстәмә түләү таләп итеп, Сакманов янында дәгъва белән йөргән Ренатны таныйлар. Т.Галиуллин |