ХӘЛИФӘТ и. гар. к. хәлифәлек ( 2 мәгъ.) . Хәлифәттә 70 мең ялланган сугышчы хезмәт иткән, һәм хәлифә аларга елына ике миллион дирһәм түләп торырга мәҗбүр булган. М.Хәбибуллин. Бәркә хан ислам дине сагында нык тора, дин хакына, туганнан туганы Хулагу белән дошманлаша, чөнки христиан дине тарафдары Хулагу бөтен ислам дөньясына сугыш игълан итә, хәлифәтнең башкаласы Багдадны җимерә, мөселманнарны үтерә. Ф.Бәйрәмова |