ХӘЛИФӘЛЕК и. 1) Хәлифә булу, хәлифә дәрәҗәсе. Хәзрәте Галидән соң хәлифәлек аның углы Хәсәнгә калды. К.Насыйри. Хәлифәлеккә иң эшлексез кешеләр утырып, алар, үзләренең тоткан зур урыннарыннан файдаланып, төрле истибдад һәм әшәкелек юлларына керделәр. Г.Камал 2) тар. Башында хәлифә торган ислам дәүләте. Кодрәтле хәлифәлекләр таралып, аларның төп халкы гарәпләр хәзерге вакытта ике дистәдән артык гарәп илендә гомер кичерә. Х.Миңнегулов. Чынаяктай ак тәнле, салам чәчле гүзәлләребез Рим сенаторларының сарайларын, соңрак, хәлифәлекләр барлыкка килгәч, хәлифәләрнең гаремнарын бизәгәннәр. М.Хәбибуллин 3) Хәлифәне бөтен мөселманнарның да рухи хакиме дип карый торган дини-сәяси система. Истанбул дәүләте, ислам хәлифәлеге һәркайда булган мөселманнар өчен мәгънәви бер сыену урыны, рухи таяныч, күңелләренә куәт, җаннарына юаныч, рәхәтлек иде. Г.Баруди. Төрек солтаннары үзләренең хәлифәлекләре Россия империясе мөселманнарына да тарала дип караган |