ХӘЛИФӘ и. гар. иск. 1) Кемнеңдер урынын алган кеше, берәүнең вәкиле. [Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә] Адәм галәйһиссәламнең җир йөзенә хәлифә булуыннан хәбәр бирде. К.Насыйри

2) тар. Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң аның вәкиле буларак дин һәм дөнья эшләрендә бөтен мөселманнар өчен башлык, шул ук вакытта дәүләт белән идарә итүче зат; мөэминнәрнең әмире – мөселманнарда иң югары титул. Кяфер мәмләкәтләр һәммәсе җыйналып, безнең хәлифәгә каршы сугыш белән килмәкче, ди. М.Галәү. Чит илдән килгән илчеләр хәлифә җибәргән ике кара байракны югары күтәрделәр, Алмыш ханның өстенә – кара чапан, башына ак чалма кидерделәр. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә