ХӘ’Л ИТҮ ф. 1) Нинди дә булса мәсьәләне, проблеманы чишү, җайлап җибәрү. Республикада торак проблемасын хәл итүнең алдагы этабы торакны ипотека һәм озак вакытлы кредит бирү юлы белән сатып алуга бәйле булачак. Р.Миңнуллин. Ул шулай, абыйсы әйткәнчә, бөтен мәсьәләләрне дә җиңел генә хәл итсә икән. Р.Камал

2) Мөһим карар кабул итү, бер фикергә килү. Кемне кая эшкә җибәрү мәсьәләсе хәл ителә торган көн. К.Миңлебаев. Күпчелек тавыш белән хәл ителә: магнитофон тасмасын соңыннан Малютинга бирмәскә! З.Зәйнуллин

3) сөйл. Билгеләү, ачыклык кертү; билгеле бер юнәлешкә борып җибәрү. Мин үз язмышымны үзем хәл итәм! И.Юзеев. Югары уку йортында студентның язмышын тәүге сынау хәл итә. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә