ХӘЛДӘ бәйл. Рәвештә, тәртиптә, килеш, көенчә. Ләкин болар, станциягә килеп җитүгә, машинаны кузгалып китеп барган хәлдә күрделәр. Г.Рәхим. Бер-берсенә сыенып утырган хәлдә, тегене-моны сөйләшеп, елга портына хәтле килеп җиттеләр. Р.Кәрами