ХӘЛВӘ и. гар. Төелгән майлы орлыкларга яки чикләвек төшенә карамель кушып ясалган масса хәлендәге татлы ашамлык. Тынлык, ниһаять, кунакларга яңа чәй, хәлвә, җимешләр китергәч кенә тарала башлады. В.Имамов. Ләйлә чәй әзерләгән арада, Алмаз машинасыннан бер кап хәлвә алып керә. З.Хәким |