ХӘЛӘЛ с. гар. 1. 1) Шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән, дин ягыннан тыелмаган; киресе: харам. Җирдә туган сабыйларга, Яшьләргә һәм картларга Насыйп булсын гомер буе Хәләл ризык ашарга. К.Булатова. Әлбәттә, безнең шәһәрләрдә дә хәләл ит кибетләре, ашханәләре бар. Р.Вәлиев 2) Үз көче, хезмәте белән, тыелган юлларга кермичә, намус белән табылган; намуслы. Рәшит күп вакытын, хәләл малын дини оешмага, ярдәмгә мохтаҗ милләттәшләребезгә, татар җәмгыятенә биреп бара. Д.Гыйсметдин. Тик хәләл мал гына бәхет китерә ул, балам. А.Мансуров 3) сөйл. Никахлы. – Ю-у-ук, – дип аяк терәп карышкан булды Фәридә, – хәләл иреңне, газиз балаңның атасын ташлап, ничек чыгып китмәк кирәк?! К.Кара. Дулкыния хәзер Әнвәрнең кочагына ташланыр: «Әнвәр, минем гаебем юк бит, ышан!» – дип елар, Әнвәр исә: «Ничек хәләл хатыныма ышанмыйм ди инде, билгеле, ышанам, бу кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан хәл» – дип, аны юатыр, тынычландырыр иде. Г.Бәйрәмова 4) күч. Изге. Баланың күңеле сукыр, диюләр рас шул: онытасыз сез аналарыгыз имезгән хәләл сөтне... Т.Әйди. Тугызар ай күкрәк астында күтәрү, хәләл сөтеңне ике яшькәчә имезү, чирләсәләр, керфек тә какмый үткәргән йокысыз төннәр... Д.Булатова 2. хәб. функ. Лаек, тиеш, рөхсәт. – Ул мал безгә хәләл, – диештеләр. М.Галәү. Тираннар канын кою безгә хәләл, бугазларыннан алыйк без аларның! Р.Батулла 3. и. мәгъ. к. хәләл җефет. Әмма шулар арасында иң чибәре – минем гомерлек хәләлем – Мәдинәм-гөлкәем. А.Хәсәнов. – Син кирәк монда, син, Нургалием, – дип, мөлдерәмә тулы күзләрен яшерергә тырышып, башын хәләленең күкрәгенә салды Газзәбану. Г.Галиева |