ХӘЛ и. гар. 1) Кешенең физиологик һәм рухи халәте, үзен ничек хис итүе. Соңга табарак, авыруның хәле яхшыра башлагач, Рәйханә апа аңа җайлап кына, әкренләп-әкренләп кенә бүтән төрле яңалыкларын да чишә башлады. Н.Фәттах. Сәйфулла йөгереп барып җиткәндә, Мәҗитнең хәле начар иде. З.Зәйнуллин 2) Физик көч, егәрлек, куәт. Рәсем ясалып беткәнче, арыганлык аның уена да кермәде, ә иң соңгы буяу салынуга, ул үзен көчсез хис итте, хәтта басып торырлык та хәле калмады. Г.Кутуй. Ары таба укырга хәле дә калмады, ихтыяры да җитмәде. А.Хәлим 3) Матди мөмкинлек. – Ике баласын да, анасын да туйдырырлык хәлем бар, – диде Әкрам. Ф.Яруллин. Югыйсә республиканың икътисади хәле күзгә күренеп күтәрелә иде соңгы елларда, күпләр өчен үрнәк булып тора иде. Р.Мөхәммәдиев 4) Аерым кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, роле, социаль статусы, дәрәҗәсе. Бер яктан, монда коллык хәлендәге халыкның бәйрәме күздә тотыла: эчтән генә, тышка чыгармыйча, чит-ятка белдермичә генә уздырыла торган бәйрәм... М.Вәлиев. Монда бит инде кешенең социаль хәле дә, керемнәре дә исәпкә алына. Р.Юныс 5) Эш һәм вакыйгалар барышында төрле сәбәпләр аркасында туган уңай яки тискәре шартлар; берәр эшнең барышы, торышы. Әмма бернигә кысылмыйсыз, нәрсә бирәбез – шуңа риза буласыз, чөнки безнең үзебезнең дә хәлебез яхшы түгел... Ф.Бәйрәмова. Ә бит, чынлап карасаң, райондагы бик күп эшнең нинди хәлдә булуы нәкъ менә шушы кешеләрнең үзләреннән тора! М.Вәлиев 6) Иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр, вакыйгалар һ.б.ш. тәшкил иткән вазгыять. Икенчедән, дөнья хәлләре белән бөтенләй кызыксынмый, китап укымый, кино-театрларга йөрми, ягъни культурасыз. В.Нуруллин. «Әллә халыкара хәлләр начарланганмы?» – дип сорады Наилә. А.Гыйләҗев 7) Тормыш шартлары, көнкүреш торышы; төрле вакыйгалар, яңалыклар. Әйе, Хәбирне күрмичә, андагы хәлләрне сораштырмыйча, уллары турында белешмичә китү кунаклар өчен мәгънәсез бер эш булыр иде. Н.Акмал. Миннән аермалы буларак, дустым күңелендә ни бар – рәхәтләнеп сөйли, яза, өй хәлләрен дә, үзенең ни уйлавын да яшереп-нитеп маташмый. А.Әхмәтгалиева 8) Нинди дә булса көтелмәгән, сирәк, сәер, кызыклы һ.б.ш. вакыйга, билгеле очрак. «Бәйрәм» сүзе чыгу белән, иртәнге хәлне искә төшереп, өчесе дә берьюлы елмаешып алдылар. Н.Фәттах. Шуның өстенә тагын Фәләхнең эшендә дә күңелсез хәл килеп чыкты: гаражда эшләүче бер слесарьның «КамАЗ» кабинасыннан төшкәндә, егылып, аягы сынган иде. В.Нуруллин 9) физ. Матдә кисәкчекләренең үзара тәэсир итешү, урнашу, хәрәкәт итүе һәм тыгызлыгы, температурасы үзгәрү белән бәйле күренеш, халәт. Ә каучук цехында исә, моңарчы күп цехлар буйлап сыек хәлдә күчеп йөргән газ каты брикетларга әверелү сәбәпле, эш авырлаша. Р.Хисмәтуллин. Игътибар итик: эремә каты халәттә дә, сыек халәттә дә була ала, эретелмә һәм коелманы бары тик каты хәлдә генә күз алдына китереп була. Фән һәм тел ◊ Хәл алу 1) Ял итеп алу, көч туплау. Ул, бераз хәл алырга дип, түгәрәк алан кырыендагы бер имән төбенә барып утырды. А.Вергазов. Бераз хәл алырга дип кенә җиргә сузылганнар иде, тиз арада онытылып та киттеләр. З.Мифтахов; 2) Авыруы җиңеләеп китү, савыккан кебек булу. Шулай дулкын агымын тыңлап комда бер 10 – 15 минут ятканмындыр, күз алларым караңгыланганы беткәндәй булды, ачык аң керде, бераз хәл алдым. Г.Хөсәенов. Чумак әфсенләгән суны эчеп кенә хәл алдым, дигәннәрен үземнең ишеткәнем бар. М.Маликова; 3) Матди як яхшыру, рәтләнеп китү. Соңгы елларда гына хәл алдылар бит әле алар. Р.Вәлиев. Хәлгә керү Кемнең дә булса борчуын, кайгысын һ.б.ш. аңлау, кемгә дә булса ярдәмчел, игътибарлы булу, мөмкинлекләрен исәпкә алу. Үзе болай хәлгә керә торган ипле кеше ул. В.Нуруллин. Аз гына да хәлгә кермәсләр микәнни, аның гаебе белән түгел ич, өстәвенә, беренче тапкыр булгач, уздырып җибәрмәсләрме икәнни соң? Г.Бәйрәмова. Хәл(дә) барынча к. хәлдән килгәнчә. Өй котлап, менә мин дә сиңа хәлдә барынча әз-мәз нәрсә китергән булдым, ди. Г.Ибраһимов. Белгән догаларын, Коръән аятьләрен укыды, кабернең өстен рәтләп, язлар җиткәч килгәндә табуы җиңел булсын диеп, туң җиргә хәле барынча казык та төртеп куйды... А.Хәлим. Хәлдән килгәнчә Булдыра алганча, мөмкинлектән чыгып, көч җиткәнчә. Мә кәгазь, хәзер үк гариза яз, хәлдән килгәнчә матди ярдәм дә күрсәтермен. Г.Гомәр. Хезмәтем матбугат, китап басу белән турыдан-туры бәйле булганга, үзебездә дөнья күргән әсәрләрне хәлдән килгәнчә укып барырга тырышам, кайбер шигырьләрне хәтта куен дәфтәренә дә күчереп куям. Р.Фәйзуллин. Хәлдән килү Булдыра алу, булдыру, мөмкинлек булу. Кер юу машинасы алырга кирәк тә бит, әлегә хәлдән килми. М.Маликова. Хәлдән килерме безнең бу саз-урманнар уртасында шулкадәр халыкны даими рәвештә кулда тоту? И.Хуҗин. Хәлдән таю Хәлсезләнү, көчсезләнү, бик нык ару. --- буш вакытларында ишегалдына килеп кергән кеше тавыгын яисә мәчесен хәлдән тайганчыга кадәр куып йөрү, я булмаса болай да санаулы гына тавыкларының җитмәгәнен эзләп йөрү ишеләр булып кына тора иде. К.Җәмит. Умарталык аланына җиткәндә тәмам хәлдән таелган иде инде. Р.Мөхәммәдиев. Хәле хәл «Эшләре начар, мөшкел» мәгънәсендә. Нәҗипнең хәле хәл икәнне каян иснәнгән, диген... А.Гыйләҗев. Киресенчә, хәле хәл булуга карамастан, башында туган ниятен гамәлгә ашырырга ашыгуы сизелә. С.Сабиров. Хәл җыю к. хәл алу. Авыл тау астында күмелгәч, утырып хәл җыярга туры килде. А.Тимергалин. Хәл җыйгач, дигәне исәнлек-саулык ныгуга гына бәйле түгел, күбрәк матди як белән бәйле иде... Л.Хәмидуллин. Хәл кадәре(нчә) к. хәлдән килгәнчә. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. И.Салахов. Ләкин гел аһ орып утырып булмый, үземә эләккән билетка хәл кадәренчә җавап әзерләргә кирәк иде. В.Нуруллин. Хәл керү 1) Бераз көч туплау, хәлләнү; арыганлык бетү. Чатнап тамагың кипкән чакта, йотлыгып, бер стакан су эчеп җибәрсәң, аның сихәте шунда ук кан тамырларың буйлап бөтен тәнеңә тарала, шунда ук хәл керә, бөтенләй икенче кеше буласың да куясың. А.Хәсәнов. Беркавым шулай ятканнан соң, чак кына хәл кереп киткән төсле була, Алиханның башы яңадан эшли башлый. З.Хөснияр; 2) Терелә, сәламәтләнә башлау. Әкренләп Алига хәл керә. Шулай да тәмам аякка басар өчен, аны шифаханәгә салып дәваларга кирәк була. И.Диндаров. Хәлләр бар «Хәбәрләр, вакыйгалар, вазгыять әйбәт түгел» мәгънәсендә. Йортта хәлләр бар! Бөтен стояклар шытырдап каткан. А.Гыйләҗев. «Хәлләр бар икән монда» дигән уйдан башка уй килмәде Әгъләм башына. Л.Лерон. Хәл туплау к. хәл алу. Беравык хәл туплагач, --- якташының җансыз авыр гәүдәсен өскә – чокыр читенә чыгарып салды. Г.Кашапов. Хәл эчендә булу 1) Бик каты авыру; үлем хәлендә булу. Ә без әни әле исән чакта, әмма инде хәл эчендә яткан вакытта кайтып җиттек. В.Нуруллин. Берничә көннән дусты Наҗия хәбәре аша больницага килгән әнисе кызының нинди бүлектә икәнен белүгә, бу юлы да кешечә булмавына эчтән сызланып куйса да, хәл эчендә яткан, агарынып калган кызын жәлләп, артык сорашмады. Г.Бәйрәмова; 2) Ташландык хәлдә булу; бетү, юкка чыгу хәлендә булу. Ә ничаклы авыллар хәл эчендә?! А.Гыйләҗев. Оренбург хәл эчендә. Моңа кадәр бирелгән ярдәм генә җитми. Казан утлары. Хәл юк 1) «Мөмкин түгел», «булмый» мәгънәсендә чарасыз булу, мөмкинлек булмауны белдерә. Әмма берни эшләр хәл юк, терсәкне тешләп булмый. А.Тимергалин. Кача-поса гына килгән, дөресрәге, бөтенләй өмет итмәгән сөенеч вакыйгаларны ашыктыра, тыелып калырлык хәл юк, буйсынырлык акыл, кире чигенерлек чара юк. К.Кәримов; 2) Үзеннән алда килгән сүзләр белән бергә «ул очракта», «әгәр ... булса»; «әгәр ... итсә» мәгънәсендә. Ишек ачып керер хәл юк: «Урамда йөргән аяк киемеңне ник өйгә сөйрисең?» – дип, әни тиргәнә башлый. Л.Гыймадиева. Әтисенең: «Сүз әйтер хәл юк, эттән алып эткә салырга гына тора», – диюен аңларлык яшьтә түгел иде әле кыз. М.Яһудин |