ХӘКИМ и. гар. 1. Гыйлемле, укымышлы кеше; белгеч, галим, хикмәт иясе. Хаким кеше хәким дә булса икән! Р.Фәйзуллин. Килешә алмагач, болар гадел хәким янына барырга булганнар. Р.Вәлиев

2. с. мәгъ. Укымышлы, гыйлемле, хикмәтле. М.Кәримнең йөзләгән тәнкыйть, әдәби-публицистик язмаларын укыган кешеләр аны халкының хәким елъязмачысы итеп кабул итте. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә