ХӘКАРӘТЛЕ с. 1. Хурлый торган, мыскыллы, кимсетүле. Госманның өстенә берсеннән-берсе авыр, хәкарәтле сүзләр яуды. И.Салахов. Шуннан соң шул ук егет, үзенә бик җитди кыяфәт биргән булып, Вәлигә әйләнде дә хәкарәтле җитди бер тавыш белән: – Сез кайсы мәдрәсә талибларыннан буласыз? дип сорады. Г.Рәхим

2. рәв. мәгъ. Хурлап, кимсетү катнаш мыскыллап. Ул хәкарәтле елмаеп, хәкарәт вә дошманлык тулы күзләре белән Госманны сөзә иде. Ф.Әмирхан. Бер совхоз җыелышында район вәкиле сыйфатында катнашканым һәм шунда директорның әле бер, әле икенче белгеченә, урта буын җитәкчеләргә кадалып-бәйләнеп, кызарынып-бүртенеп аты-юлы белән хәкарәтле акырынулары истә калган. З.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә