ХӘКАРӘТЛӘ’Ү ф. Хурлау, кимсетү, мыскыллау. Йогышсыз тәкъдимегез белән мине дә, үзегезне дә, басып торган җирегезне дә хәкарәтлисез. А.Гыйләҗев. Әлмисактан килгән Китап сүзен Хәкарәтләү – язык, харамдыр. Г.Морат Хәкарәтләп бетерү Бик нык хәкарәтләү Хәкарәтләп йөрү Гел, һәрвакыт хәкарәтләү. Танышларын хәкарәтләп йөрү Хәкарәтләп тору Хәзерге моментта яки һәрвакыт, даимән хәкарәтләү Хәкарәтли башлау Хәкарәтләргә тотыну. Бик ихтимал: хатын елый, профессорны хәкарәтли башлар. А.Расих. Бөтен гаммәви мәгълүмат чараларында диярлек әлеге атаклы галимнәрне хәкарәтли башладылар. Р.Зәйдулла |