ХӘКАРӘТ и. гар. 1) Хурлау, кимсетү; мыскыл, хурлык. Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр. Г.Тукай. Сатлык аркадашлар намусыннан Берни калмас – хәкарәттән башка. Л.Янсуар 2) Ачу, нәфрәт. Кунак сүзен бетерергә өлгермәде, Җәләлнең йөзе каралды, күзенә ачу чыгып, куллары калтырый башлады, һәм эченә сыя алмый ташып барган ачу вә хәкарәт берьюлы бәреп чыгарга якынлады. Г.Ибраһимов. Хәкарәт – сине баскан чир, Түбәнлек... мәңге китмәсме? Р.Гаташ |