ХӘЙРИЯЧЕ и. Кемгә дә булса матди, акчалата ярдәм күрсәтүче кеше, иганәче. Тарихыбызда менә шундый бармак белән санарлык хәйрияче һәм тагын да азрак сандагы меценатларыбыз арасында беренче бишлеккә керүчеләр исәбеннән бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләрне атарга кирәк. М.Госманов |