ХӘЙРИЯ и. гар. Җәмәгать оешмалары, дәүләт учреждениеләре яисә аерым затлар тарафыннан әдәбият, фән, сәнгать, дин үсеше өчен һәм мохтаҗларга күрсәтелә торган ярдәм, булышлык; иганә. Тик хәйрия бит ул – үз кесәңнән үз табышыңны чыгарып бирү, 3 мең сум пенсия алган бабайның берәр балалар йортына 100 сум акчасын китерүе – менә кайда ул чын хәйриячелек. Р.Вәлиев. Бүген инде без милекле кешеләрнең хәйрия юлындагы гамәлләрен кире кагуның яки хосусый хәйриячелекнең әһәмиятен күрмәмешкә салынуның тарихи гаделсезлек чагылышы икәнен аңлыйбыз. И.Шәрипов |