ХӘЙРАНЛЫК и. Хәйран булу хәле, аптырау, ис китү, шаккату халәте. Килү белән исәнләшмәде, сәлам дә бирмәде, бер үләксәгә, бер Намаҗанга хәйранлык белән карады, җеп белән муенына аскан казанын карга куйды да үзе, хәлсезләнеп, шуңа утырды. Г.Ибраһимов. Кәримә аның бу сүзләренә бик тә гаҗәпләнде, шунда университет профессурасының күбесе ярым пеләш булуы, ә берсенең бөтенләй дә такыр икәнлеге исенә төшеп, һаман да хәйранлыкта калды. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә