ХӘЙРАН с. гар. 1. 1) Гаҗәеп, искитәрлек, гаҗәпләнерлек. Бу хәйран тамашаны күрер өчен, башка цехлардан да киләләр иде. М.Хәсәнов. Бары тик анда-санда кечкенә авыллар һәм әллә нигә бер очраган ныгытылган кальга-шәһәрчекләр генә бу хәйран дөньяның буш түгеллеген, ә кеше яшәвен белгертә иде. З.Мурсиев

2) Гаҗәпләнү, соклану яки аптырау чагылган. Тәү кешедәй, хәйран күз белән карыйм бу зәңгәр кичкә ---. Ш.Мәхмүдов. Кузов рәшәткәләре аркылы тирә-ягына хәйран күз белән карый-карый барган Муса уйга батты: менә нинди икән ул Алман иле. Ш.Маннур // Аптыраган, гаҗәпләнгән. Шаһи шунда Сыңар күзнең сүзен бүлеп, Бераз гына хәйран хәлдә торды көлеп, Сөйләргә башлады үз карарларын, Утырган соң ун минутлар башын бөгеп. З.Бәшири

3) Соклангыч; әйбәт, бик яхшы. Шушы кырыс дөньялардан башка Бар иде бит бер ил – хәйран ил! Р.Бикбаев

2. рәв. мәгъ. 1) Бик, гаять, искиткеч. Хәйран чибәр үзе, елмайганда көмеш тешләре балкып китте. Г.Гомәр. Башта хәйран тиз шуышты ул. В.Нуруллин

2) Бик каты, бик нык, бик күп, бик озак, шактый һ.б.ш. мәгънәләрдә, нәрсәнең дә булса искиткеч күп һ.б. булуын белдерә. Әйбәт булыр иде, озак юлдан хәйран арылган, – дип, Маһирә риза булды. Г.Галиева. Бибинур әбинең бакый дөньяга күчеп киткәненә дә хәйран вакыт, диләр инде. А.Фәләх

3. хәб. функ. Шаккату, гаҗәпләнү, таң калу, аптырау хәлендә булу турында. Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын. Г.Тукай. Бу эшләргә ул да хәйран иде. Г.Минский

◊ Хәйран булу к. хәйран(га) калу. Бу арада Биктимер, Фәрихә, яучы, Фатыйма кереп, кызның кочаклашып торганнарын күреп, хәйран булалар... Г.Ильяси. Бибиәсма, диләр, карчыклар, иркәм, дип аның аркасыннан кагалар, имеш, күргән егетләр аның йөзенә, зифа буена, аяк атлавына хәйран булып сөйлиләр. Г.Ибраһимов. Хәйран(га) калу Ис китү, гаҗәпләнү, шаккату; аптырау; соклану. Быел көз язганнарын укып чыкты, хәтеренә, кичергәннәренең муллыгына хәйран калдым! А.Гыйләҗев. Шул мизгелдә үк бердәм кабынган утлар яктысында Каюмны күрде дә Әмир хәйран калды. В.Имамов. Хәйран итү Шаккатыру, сокландыру; аптырашка калдыру, гаҗәпләндерү. Андагы бизәкләр дә, ук саплары да, ук башлары да, ук каурыйлары да күпне күргән мөсафирны хәйран итте. Р.Батулла. Соңгы ролең белән син һәммә кешене хәйран иткәнсең. М.Маликова. Хәйран калдыру к. хәйран итү. Ләкин Назимов шушы фикерен уртаклашырга дип Кимов янына барганда, Кимов аңа яңа хәбәр әйтеп хәйран калдырды. Г.Әпсәләмов. Бөтен авылны бәлки әле бөтен районны булыр хәйран калдырырга иде Әбүзәрнең исәбе. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә