ХӘЙЛӘСЕЗ с. 1. 1) Бернинди хәйлә, мәкер, алдау булмаган (сүз, эш һ.б.). Бер җепкә тезелеп барган энҗе бөртекләре кебек саф, хәйләсез сүзләре Хәлимнең күңелендәге бозларны эретерлек иде. Ф.Яхин

2) Саф, эчкерсез (кеше тур.). Балыклары хәйләсез – кармакка тиз килеп каба, җылы суы иркәли, яшел урманы җиләк белән сыйлый. Т.Әйди. Йомшак сөйләп катыга утыртмый, ул риясыз, хәйләсез. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. Мәкер, алдау, ялган катнаштырмыйча; мәкерсез генә. Ләкин без моңа кадәр хәйләсез сугышкан идек, күзгә-күз килеп, без көчле идек, орышларда остарак идек, һәрчак өстен чыктык. М.Хәбибуллин. Шунлыктан хәйләсез эш йөртү мөмкин түгел, бигрәк тә сүздә, серләр биштәрен сүтәргә теләгәндә! Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә