ХӘЙЛӘЛЕ с. 1. 1) Мәкерле, астыртын, хәйләгә нигезләнгән, алдаулы. Янәшәдә – һәммәсен үзара чәкәләштереп, хәйләле сәясәт йөртеп, мәңгелек Арыслан – Кытай иле җәйрәп ята... В.Имамов. Ул аларны хезмәт хакы түләми генә ун еллап үзенә эшләтте, фермадагы мал-туарны, төрле хәйләле юллар белән, шәһәрләрдәге ит кибетләренә озатып бетерде. Ф.Яхин 2) к. хәйләкәр 1. ( 3 мәгъ.). Тик сул флангта баскан тәбәнәк буйлы, йомры гәүдәле бер сугышчының йөзендә генә хәйләле елмаю чагыла, кысык күзләре ялтырый, яңаклары, яшүсмерләрнеке шикелле, ут янып тора. Г.Әпсәләмов. Әнә хәйләле күзләре ничек уйнаклый. М.Әмирханов 2. рәв. мәгъ. Нәрсәнедер әйтеп бетермичә, ниндидер яшерен мәгълүмат, сер белгән кебек; наянлык, мутлык белән, серле итеп. Хатын, хәйләле көлемсерәп, аңа карап тора иде. А.Вергазов. Әни кеше: – Бәпкәм, эшең авыр түгелме? Иптәшләрең ару кешеләрме? – дип сораша башласа да, уен-көлке белән котылу җаен таба: – Әнкәй, кояш булып эшлим бит мин, – дип хәйләле елмайган була. Р.Мулланурова |