ХӘЙЛӘЛӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. хәйләләү (1 мәгъ). Алай берегездән берегез уздыра-уздыра ялганлагач, сезнең хәйләләшкәнне әллә кайдан сизгәннәрдер инде алар. Идел 2) Берәр хәйлә табып ялганлау, алдау, дөресен әйтмәү; теләгәнен эшләү өчен берәр сәбәп, сылтау табу. Вакыт үтсен дип кенә йөрмиләр, монда – эшли торган халык, хәйләләшми, кара тирләрен агызып, җан-фәрман эшли торган татарлар. К.Кара. – Юк инде, бу юлы хәйләләшә алмассың, бернинди Бүредә дә булмадың син, – дигән Төлке. Г.Гыйльманов Хәйләләшә башлау Хәйләләшергә тотыну. Шул көннән балабыз хәйләләшә башлады: берәр теләгенә каршы төшсәк, әлеге номерга шалтыратам, дип яный. Кызыл таң Хәйләләшеп алу Бер тапкыр яки аз гына хәйләләшү Хәйләләшеп карау Тикшерү-белү максаты белән хәйләләшү. Тик апалар, абыйлар Чүлмәк вата алмыйлар: Хәйләләшеп карыйлар, Хәрәмләшеп карыйлар, Чүлмәкнең кайдалыгын Белергә тырышалар, Күрергә тырышалар. Р.Миңнуллин Хәйләләшеп тору Хәзерге моментта хәйләләшү, һәрвакыт хәйләләшү. Шул рәвешчә Балыкчы илә Чабак алдашып, хәйләләшеп торганда, бер күпне күргән Карт балык Чабакка бу сүзләрне әйтә иде: – И юләр Чабак! Син ни өчен һаман кармаклар тирәсендә әйләнәсең? Г.Тукай |