ХӘЙЛӘЛӘ’Ү ф. 1) Мәкер һәм хәйлә белән берәр нәрсә эшләү; нәрсәне дә булса яшереп, бутап яки алдап, башкаларда ялгыш фикер тудыру, астыртын эш итү. Ул һаман ничек тә булса хәйләләргә, астыртынлык белән алдырырга маташа. З.Хәким

2) Үз максатына ирешү өчен, нинди дә булса сылтау, сәбәп табу, хәйлә белән эш итү; алдашу, юмалау. Киресенчә, Карачурага кайтырга хәйләләп кенә чирлегә сабышып маташмыймы бу хатын, дип уйлый иде ул ара-тирә. А.Гыйләҗев. Гөлчирә Хәмитне сабый бала кебек хәйләли-хәйләли күлмәк-ыштаннарын салдырып, чиста кием кидертеп урынга яткырды. Д.Каюмова // Дөреслекне башкаларга белгертмәү, әйтеп бетермәү өчен берәр ялган сәбәп табу, ялганлау. – Юк, яңа больница салырга акча җибәргәннәрдер әле, – дип хәйләләде Гөлшәһидә. Г.Әпсәләмов. Тегесе дөресен әйтергә курыкты, чөнки карак тотылмаган бит әле, шуңа күрә хәйләләргә булды: – Кичтән хатын сырхап калган ие, тиз генә шуның хәлен белеп килим, дигән ием. З.Хөснияр

3) сөйл. Нинди дә булса эштә тапкырлык, зирәклек, креативлык күрсәтү. Сөйләп бирә энесе Эчендә бар булганын. Ничегрәк хәйләләп, Нужадан котылганын. Р.Вәлиева. Куркак икәнеңне күреп, Балаларың ояла. Үрнәк булып тор аларга – Беркайчан салма зыян. Хәйләләп ку явызларны, Син бит акыллы... Куян. Ф.Тарханова

Хәйләләп алу Бер тапкыр хәйләләү. Әллә соң Микулайның теге көнне лаякыл исерек кайтуын файдаланып, хәйләләп алыргамы? Ә.Салах

Хәйләләп җибәрү Бераз, берникадәр хәйләләү. Аның безне кабул итүе дә күңелне күрү, сыйпап һәм хәйләләп җибәрү өчен генә иде. М.Вәлиев

Хәйләләп йөрү Һәрвакыт, даими хәйләләү. Безнең урамнардагы чегәннәр, «без үзбәк-таҗик» диеп алдалап-йолдалап, хәйләләп йөрүчеләр Америкада сорана алмый, андыйлар әрәмтамак саналачак. Р.Батулла. Халыкның төрлесе бар: әнә Мирхәйдәровның хатыны эшләми, хәйләләп йөри диярләр, дип уйладым. З.Мурсиев

Хәйләләп карау Булу-булмавын сынар өчен хәйләләү; хәйләләргә тырышу. Искәндәр хәйләләп карарга булды. Ф.Яруллин. Хәйләләп кара инде, Зыятдин! З.Хәким

Хәйләләп кую Аз гына яки бер тапкыр хәйләләү. Калган акылы чыгып очмасын дип, богаулап куйган ул аны, сез нәрсә, белмисезмени?! – дип, уенын-чынын бер итеп хәйләләп куя берсе, Килмешәк башындагы «чүлмәкне» беркадәр тарткалап караганнан соң. К.Җәмит

Хәйләләп яту сөйл. Әле, хәзерге вакытта хәйләләү; шактый вакыттан бирле хәйләләү. Ләкин уйлап табарга Миңа ирек бирмиләр, Өстәвенә тиргиләр: – Юкка баш ватма! – диләр, – Хәйләләп ятма! – диләр, – Синнән уйлап табучы Чыкмас, – диләр. Р.Миңнуллин

Хәйләли башлау Хәйләләргә тотыну. Гайшә хәйләли башлый: – Башым авыртты, – ди. Р.Батулла. Үлемне алдыйм, дип уйлап йөрсәң, ул үзе хәйләли башлый. Г.Гыйльманов

Хәйләли тору Гел, даими хәйләләү. Хәйләли торгач, тәки бераз акча төшерә бит кызый. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә