ХӘЙЛӘКӘРЛӘНҮ ф. Хәйләкәр кешегә әверелү, хәйләләргә остару, төрле хәйләләр куллану. Югыйсә мине ничек хәйләкәрләнергә берәү дә өйрәтеп куймаган. Т.Миңнуллин. Бер-берсенең генә түгел, үзләре алдында да хәйләкәрләнделәр алар. А.Нәҗми Хәйләкәрләнә бару Вакыт үткән саен тагын да ныграк хәйләкәрләнү. Яшьләр елдан-ел остара, хәйләкәрләнә бара. Идел Хәйләкәрләнә башлау Хәйләкәрләнү билгеләре сизелү. – Нигә алай хәйләкәрләнә башладың соң әле син? – дип канәгатьсезлеген белдерде апасы. Р.Вәлиева Хәйләкәрләнә төшү Бераз хәйләкәрләнү, тагын да хәйләкәрләнү Хәйләкәрләнеп алу Аз гына хәйләкәрләнү. Аю – елның һәр көне балдай татлы, бүре мул ризыклы булуын теләгәндә, төлке, бераз гына хәйләкәрләнеп алу да комачауламас, дип искәртте. Якты юл Хәйләкәрләнеп бетү Тәмам хәйләкәрләнү. Кайберләре госпитальдән – алгы сызыкка, ә алгы сызыктан госпитальгә эләгә-эләгә тәмам хәйләкәрләнеп беткән, үзен күбрәк кайгырту ягын карый. Х.Камалов Хәйләкәрләнеп тору Әлеге вакытта, хәзер хәйләкәрләнү. Хәйләкәрләнеп торма безнең янда, бөтен хәйләләреңне белеп бетердек бит инде. Сөембикә |