ХӘЙЛӘКӘР с. гар.-фар. 1. 1) Хәйләле юллар белән эш итә торган. Утта янмый, суда батмый торган, юха еландай хәйләкәр сәүдәгәр Садакны Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт, илчесе итеп, Төрки Болгарына җибәрә. М.Хәбибуллин. Акчасын да түләгән иде югыйсә, сатучысы да бит аның хәйләкәр нәмәрсә: әйтеп-нитеп тормаган. М.Галиев 2) Тапкыр, зирәк, оста, беркайчан да югалып калмый торган; теләсә нинди хәлдән чыгу юлын, чарасын таба торган. Әрсез, хәйләкәр булмасаң, батасың бу заманда. И.Юзеев. Бернинди каршылык алдында да тукталып калмый торган, кыю, батыр, хәйләкәр, акыллы, гади солдат турында аталарча хәстәрлек күрүче адәм, диләр аны. З.Мурсиев 3) Хәйлә, мәкер, астыртынлык һ.б.ш.ны чагылдырган (тавыш, караш, елмаю һ.б. тур.). Әниемнең апасы, әтиемнең җилкәсенә таянып, хәйләкәр тавыш белән: – Ул алай дип әйтмәде. Син үзең: «Динара минеке түгел», – дидең, бар, кереп гафу үтен хәзер үк хатыныңнан! – дип өндәде. Э.Шәрифуллина. Хәйләкәр күзле, кешеләргә сөзеп һәм сынап карый торган администратор күпне күргән, шактый гына еллар төрмәләрдә баланда ашаган кеше иде. Мәйдан // Шаянлык, серлелек, хәйлә, чагыла торган. Сибгат аганың күзләрендә хәйләкәр елмаю кабына. М.Шабаев. Хәсән, хәйләкәр елмаюын яшерергә тырышып, түбәтәе белән йөзен сыпырып алды. А.Әхмәтгалиева 2. рәв. мәгъ. 1) Хәйлә белән; астыртын, яшерен, эшнең асылын белгертмичә. Күп очракта һөҗүмне дошманга караганда остарак һәм хәйләкәррәк башкарып чыгабыз, тиешле биеклектә ныгып калабыз. Г.Гомәр. Бу мәсьәләдә авызы бер тапкыр пешкән Самат хәйләкәр эш итте. Г.Галиева 2) Серле итеп, нәрсәнедер әйтеп бетермәү яисә астыртынлык төсмере белән (елмаю, карау һ.б.ш. тур.). Рәфис, күзен хәйләкәр кысып, Айрат Бәдретдиновичка карап алды. А.Вергазов. Өстәл башында тирләп-пешеп аш эчеп утырган әти миңа хәйләкәр генә күз кыса: эләктеме, янәсе. Д.Булатова // Мутлык, уенчаклык белән. – Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала, дигәндәй, бөтен кеше дә шәһәргә китеп бетсә, авыл сәхнәсендә кем уйнар? – диде ул, хәйләкәр көлемсерәп. Д.Булатова 3. и. мәгъ. Үзенең максатына ирешү өчен хәйләләр белән эш итүче кеше; хәйләгә оста кеше. Күпме ахири күршеләр булып яшәп тә, мондый хуш исле тәмле ипине өстәленә куйганы булмады хәйләкәрнең. Н.Сәйяр. – Дөнья хәйләкәрләр, комсызлар һәм мәкер ияләре кулында, – дигән казый Яхъя. Ф.Яхин ◊ Хәйләкәр таз Беркайчан да югалып калмый, барлык киртәләрне дә хәйлә белән җиңеп чыга торган үтә чая, тапкыр һәм зирәк кеше. Нәрсә-нәрсә утыртылмаган, күзгә терәп ялганлый, хәйләкәр таз. А.Алиш. Хәйләкәр таз, кем белән ничек эшләргә, кем белән ничек яшәргә белә, безгә болай да ярар дип уйлый бугай. И.Нәбиуллина. Хәйләкәр төлке Хәйләгә бай, астыртын, оста хәйләли торган кеше. Хәйләкәр төлке, өстәвенә әле ачуланган була тагын. Г.Галиева. Ул, хәйләкәр төлке, моның барысын да алдан уйлап эшләгән икән. В.Нуруллин |