ХӘЙЛӘ и. гар. 1) Алдан уйлап куелган астыртын явыз ният, астыртын уй; нинди дә булса эштә мәкер, астыртынлык. Кара әле, Шамил, болар, Тәскирә белән сүз куешып, хәйлә белән безне саварга план кормадылар микән? Д.Салихов. Аны хәйлә белән генә җиңеп булыр. А.Гадел

2) Нинди дә булса максатка ирешү өчен уйлап чыгарылган ялган сылтау, сәбәп, әмәл. Хәйләгә осталар югары дәрәҗә ала, майлы калҗаның дәве аңа эләгә. А.Гыйләҗев. Бу юлы инде, ниһаять, Фәләх тә хәйләсен тапты: – Кызганычка каршы, без дүртәү идек шул, Гасимә ханым, – диде ул, котылам, ахрысы, бу бәйләнчектән, дип сөенеп. В.Нуруллин

3) Берәр нәрсәгә нигез, сәбәп булырлык, нәрсә өчен булса да акланырлык очрак, хәл. Безнең әни, алдау-йолдау белән хәйләнең нәрсә икәнен белмичә, һәммәсен турыдан-туры ярып салучы чамасыз да беркатлы кеше иде. Г.Бәширов. Көтмәгәндә каушап калуын сиздермәс өчен, ул хәйлә тапты. З.Мурсиев

4) Тапкырлык, зирәклек, осталык, уйлап табучанлык. Кеше үзенең акылы, хәйләсе, чаялыгы, стихиядән акыллылыгы буенча өстенлеге белән җиңеп чыксын иде – безнең шуны күрәсебез килә. М.Җәлил. Татар булгач, хәйлә, акыл ягы да капчык-капчык инде аның. Н.Әхмәдиев

5) Нәрсә дә булса эшләү, берәр нәрсәне хәл итү өчен юл, ысул, чара. Зирәк халыклар бит алар, моның да берәр хәйләсен тапмаслармы? Г.Толымбай. Алай-болай шикләнеп ачмасыннар өчен, кечкенә генә хәйләсен дә тапты: ике якка ачылмалы открытка уртасына бик пөхтәләп, үтүкләп «яшереп» куйды. А.Әхмәтгалиева

6) Хикмәт, асыл, сер, җай. Җир казуы таныш миңа, Беләм аның хәйләсен. Н.Әхмәдиев. Үзе оста булган кеше яхшы белә: һәр эшнең үз җае, үз хәйләсе була. З.Зәйнуллин

7) күч. Кемгә дә булса зарар китерү өчен алдан уйланылган мәкерле гамәл; тозак. Бу кешегә хәйлә-тозаклар күп, бик күп кирәк булачак, югыйсә ул әлеге максатына шуларсыз үлсә дә ирешә алмаячак! З.Хөснияр

◊ Хәйлә базы к. хәйлә капчыгы . Куяннарны, керпене, Хәйлә базы төлкене Инде җитәрлек куган. Н.Әхмәдиев. Хәйлә капчыгы 1) Бик хәйләкәр, еш алдый торган кеше. Соңыннан мәгълүм булганча, ул хәйлә капчыгы Казаннан кайткан саен: «Менә Сәләхдин төяп җибәрде әле, сата торырга кушты, үзе күбрәк тә алып кайтыр әле...» дип сайраган. К.Миңлебаев. Ике ахирәт, кышкы озын төннәрдә кичләр утырганда, шул малайны телләреннән төшермиләр иде: үзе шук, үзе шаян, үзе сөйкемле, үзе хәйлә капчыгы булды шул. К.Кара; 2) Башкалардан яшерен сер саклана торган урын, сер капчыгы. Ул да хәйлә капчыгын кысып бәйләде: Әй, бармасам да ярый әле. Н.Гыйматдинова. Хәйлә капчыгы буш булмаган, димәк. Р.Мулланурова. Хәйлә кору Берәр максат белән нинди дә булса мәкерле юллар табу, астыртын эш планлаштыру, кемгә дә булса тозак кору. Бачманның ниндидер тозак хәйлә корырга чамалавын һәммәсе дә аңлый, ләкин хатын-кыз киеменә төренү яугирләрнең мин-минлеген ашый, гарьләндерә иде. В.Имамов. Нәрсә дә булса уйларга, берәр хәйлә корырга кирәк. А.Гадел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә