ХӘЗРӘТ и. гар. 1) Мөселман дин әһелләре, руханилар, мулла-мөәззин һәм мәдрәсә укытучылары исемнәре янында килә торган хөрмәтләп мөрәҗәгать итү һәм атау сүзе. – Аңладым мин сине, улым, – дип, яшьле күзләрен яшерергә азапланган малайны үзенә таба кысты Нуриәхмәт хәзрәт. Р.Мөхәммәдиев. Ирмәш хәзрәт, әлбәттә инде, Мөхәммәтгалине ихлас күңелдән сөенеп каршылады, мулдан бәреп чыккан күз яшьләрен яшерүне дә кирәк санамады. В.Имамов

2) сөйл. Мулла, дин әһеле. Бердәнбер кордашының вафаты Фәтхулла хәзрәтне аяктан ега. А.Тимергалин. Ит исе чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзрәтнең күзе чыбылдык артындарак посып бәлеш майлап йөргән яшь киленгә төште. М.Мәһдиев

3) Гомумән олылау, хөрмәтләү сүзе. Менә шундый изгелекләре өчен Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә хәзрәтләре аның малына, дәүләтенә бәрәкәт бирә, бәхете ачыла, ул елдан-ел байый гына бара иде. Г.Ибраһимов. Патша хәзрәтләре Габдессәлам мулланы кабул итә. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә