ХӘЗИНӘДАР и. гар.-фар. Хәзинә тотучы, хәзинә хуҗасы; казначы. Халкыбызның бәясе чикләнә алмаслык бай хәзинәсен җыюда Нәкый иң булдыклы хәзинәдар булып, ул хәзинәне искиткеч матур һәм кыйммәтле җәүһәрләр табып тагы да баетты һәм ул байлыкның иң ышанычлы сакчысы булды. Б.Урманче. Шуннан соң, Бәдретдин әфәнде Нәзиров хәзинәдар сайланып, җыелган акча аңа тапшырылды вә укытучыларга укыткан айлары өчен айга 35 шәр сум вазифа билгеләнде. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә