ХӘЗИНӘ и. гар. 1) тар. Дәүләт башлыгының, хөкемдарның карамагындагы акча, алтын-көмеш һ.б. кыйммәтле нәрсәләр формасында тупланган байлык; казна. Безнең җиребездә аяклы мал бик күп; без хәзинәгә дә шуның белән салым түлибез ---. Г.Гобәйдуллин. Хәзинә сакчысы, бар, казнадагы зөбәрҗәт ташларны кара. А.Гадел

2) иск. Берәр оешма, берләшмә, гаскәр һ.б.ш. зат акчасы, бюджеты, кассасы. Бу хәл Төркиянең хәзинәсенә начар тәэсир итте. Г.Гобәйдуллин. Әлбәттә, хәзинәдә әле Салавычтан ук төйнәп чыккан байлык-нигъмәтнең зур өлеше барыбер калган иде. В.Имамов

3) Кемнең дә булса милке, мал-мөлкәте, дәүләте, байлыгы. Өс киемнәрен генә ала да бөтен булган хәзинәсен калдырып китә дә бара. С.Поварисов. – Җир тетрәсә, хәзинәң туфрак астында калып харап була лабаса ! – ди. Т.Әйди

4) Берәр кая яшерелгән, күмелгән алтын-көмеш, асылташлар, акча яисә нинди дә булса кыйммәтле әйберләр. Әһ-һәәә, белдем инде... алар берәр күмелгән хәзинә беләләрдер... Г.Гобәй. Мин сезгә хәзинә яшерелгән картаны һәм аның буенча байлыкларны табу юлын күрсәтәм. Г.Каюмов // Гомумән, шундый һәртөрле затлы әйберләр. Кайсыдыр явызы шушы хәлне белеп торган, тегеләр эштә чагында, ишек төбендәге кимендә аю чаклы этне, заманның гаять нык, хәйләле йозакларын үтеп өйгә кергән, нәни сейфны барча хәзинәсеннән бушаткан. Р.Фәизов. Кубрат ханның бай хәзинәсен күргәч таң калуымны, тәмам ни кылырга белми, һәр хәзинәне тотып карарга омтылуым турында язмыйм моны бер сүз белән генә аңлатып булмый. М.Хәбибуллин

5) Кирәк вакытта тоту өчен әзерләп куелган нәрсә, запас. Галим-голәмәнең даими хезмәттәшлек итү турындагы ялынычын ул кире кага, «кара энергия» янчыгын хәзинә урынына тота... А.Тимергалин. Ләкин алар – ахыр чиккә дип төйнәп куйган мая; Нәҗметдин хаҗиның әлеге хәзинәне җилгә чыгарып җилгәргә исәбе юк иде. В.Имамов

6) Кешеләргә кирәк булган табигать байлыклары, файдалы казылмалар һ.б.ш. Яңа гына тәпи йөри башлаган кече кызлары белән бергә кояшлы, җиләкле җәйнең озын көннәрен урман кочагында үткәрергә, кырык эшен кырык якка ташлап булса да, елның шушы фасылында мул итеп табигать хәзинәсе җыеп калырга күнеккән телсез-чукрак Гамиләсе дә аларга иярә торган иде. М.Садыйков

7) Милли-мәдәни байлык, рухи байлык, әдәби, музыкаль һ.б.ш. байлыкларның җыелмасы. Шуңа да аның иҗаты яңа татар әдәбиятының нигез ташы, аның алтын хәзинәсе булып санала, халкыбызның рухи азыгы, илһам чыганагы булып тора. Г.Мөхәммәтшин. Димәк, бүгенге көн кешеләрен, үз замандашларыңны дулкынландырырлык итеп язу өчен, безгә тикле яшәгән бабаларыбыз калдырган хәзинә мирасны да, бүтән халыклар әдәбиятлары казанышларын да тирәнтен үзләштерергә, бүгенге талант ияләренең иҗатларын да яхшы белергә тиеш булабыз. М.Вәлиев

8) Зур кыйммәткә, аеруча зур әһәмияткә ия булган билгеле бер саллы хезмәт, музыкаль, әдәби әсәр, шедевр һ.б.ш. Аның 1878 елгы татар крестьяннары восстаниесе турындагы хезмәте дә – тарихчылар өчен зур хәзинә. М.Мәһдиев. Байлык – бер көнлек, ә синең язганнарың – мәңгелек хәзинә, Гөлфия Хан. Н.Гыйматдинова

9) Истәлек, хатирә, күңел җәүһәре. Ә менә көннәр буена самавырыннан аерыла алмаган Атбакат кушаматлы шушы Бибикамал әбинең хәтер сандыгында моңа кадәр без белмәгән, ишетмәгән никадәр хәзинә ята булып чыкты. Н.Әхмәдиев

10) Кем өчендер аеруча кадерле, яшәвенең яме, мәгънәсе булырлык кеше; тормышындагы бик кирәкле, бик мөһим кеше. Бала бит ул адәм баласы өчен иң зур хәзинә. Р.Мөхәммәдиев. Якын дуслар булу аз, димә, Җан дуслар ул – үзе хәзинә. С.Әхмәтҗанова // Билгеле сыйфатлары белән кем өчендер бик мөһим, кадерле, затлы саналган, зур байлыкка тиң кеше, әйбер. Хатын түгел, хәзинә икән син! Н.Гыйматдинова. Мондый хәзинә кулына эләгүгә, Килмешәкнең шатлыгы эченә сыймый авызы ерыла. К.Җәмит

11) Билгеле бер телдәге сүзләр җыелмасы; сүз байлыгы, лексик байлык. Тел хәзинәсенең төп асыл бакчасы, әлбәттә, әдәбият, беренче чиратта классик әдәбият. Р.Фәйзуллин. Хезмәте буенча Даниягә күп йөрергә, күп кешеләр белән очрашырга туры килә: ул фәнни институтта эшли, халыкның тел хәзинәләрен җыю белән шөгыльләнә. М.Маликова

12) Кешене башкалардан аерып торган әһәмиятле бер үзенчәлеге (акыл, күңел, талант һ.б.ш. тур.). Төпле акыл дигән хәзинәне беркемгә дә кушучлап бирмиләр. М.Хәсәнов. Имтихан – һәрчак белем хәзинәсен тикшерү ләбаса! М.Хуҗин. Рәхмәт яугыры, кызның акылы хәзинә икән: очрашуны бакчаның иң түрендә, иң аулак җирендә тәгаенләгән. М.Әмирханов

◊ Хәзинәдә бары Күпме бар, шуның кадәр, булган кадәре, бар кадәренчә. Миллиардлаган кеше яшәгән Җир шарындагы караңгы бер татар авылының сукыр лампа янган кечкенә генә дүртпочмаклы өендә дүрт кешедән торган дәүләт, иртәгәге көн турында уйламыйча, хәзинәдә бары белән ашау-эчүне дәвам итте. Н.Әхмәдиев. Аның садәлеген капламас өчендер, постау я эскәтер япмаганнар, хәзинәдә бары ялангач такта өстенә шул килеш кенә тезелгән. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә