ХӘЗЕРЛӘ’Ү ф. к. әзерләү. Ялгышмасам, Муса шул вакытта Габдулла Тукай әсәрләренең редакциясен карап, басмага хәзерли иде шикелле. Р.Мостафин. Икенче көнне сәгать иртәнге сигездә без диңгезчеләр хәзерли торган училищеның ишеге ачылганын көтеп утыра идек инде. М.Юныс

Хәзерләп алу к. әзерләп алу. Гадәтенчә, тын, бик тын гына моңлы көй көйләп, ашарга хәзерләп алгандыр. Ф.Сафин

Хәзерләп ату Ашыгып, тиз-тиз хәзерләү. Эштән кайткач, тиз генә салат әзерләп атты

Хәзерләп бетерү к. әзерләп бетерү. Рөстәм дәресләрен хәзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр җырлап җибәрә. Г.Кутуй. Ә районга хисап бирер көн җиткән, кичекмәстән отчётны хәзерләп бетерергә кирәк. Н.Әхмәдиев

Хәзерләп җиткерү к. әзерләп җиткерү. Йөрәгенең бу авырттыргыч ярасын вакытлыча гына булса да онытып тору өчен, тизрәк батальонга китеп эшкә чуму, солдатны һәм кирәкле командирларны тизрәк хәзерләп җиткереп, бу убыр оясыннан тизрәк үзебезнең якка чыгып китү генә бердәнбер чара булып күренде аңа. Ш.Маннур. Малга читтән азык ташымыйча, үзләре хәзерләп җиткерде. Кызыл таң

Хәзерләп йөрү к. әзерләп йөрү. Казанга китәр алдыннан документлар хәзерләп йөргәндә, район гәҗите редакторы Ибраһим Солтанович Дәүләтшин очрады. Н.Әхмәдиев

Хәзерләп калдыру к. әзерләп калдыру. Бакчаның җимешен җыйгач та, киләчәк ел өчен көздән бакчаны хәзерләп калдырырга кирәк. К.Насыйри

Хәзерләп килү к. әзерләп килү. Ул шул бердәнбер кызы Хәдичәнең сәгадәте өчен, аны мәхдүмнән аерып алуны, шул ун ел тәрбия кылып, кияү итеп хәзерләп килгән мәхдүмнән аерып алуны уйларга тотынды. Г.Исхакый

Хәзерләп кую к. әзерләп кую. Кортларны кышка да, оядагы артык рамнарны алып, тишек-тошык җирләрен нык томалап, җылытып хәзерләп куярга кирәк. А.Хәсәнов. Аннары безнең олуг ханга хәзерләп куйган хикмәтле әйберебез бар – утчагыр. М.Хәбибуллин

Хәзерләп тору к. әзерләп тору. Монда халык җыелып, бер бозауны корбан өчен хәзерләп тора иделәр. Ф.Яхин. Ләкин югары көчләр алда хәзерләп торганнар икән аңа сынауны. К.Кара

Хәзерләп яту к. әзерләп яту. Юкә кисүчеләр, берәм-берәм агачлар арасыннан чыгып, аш хәзерләп ятучы Рөстәм тирәсенә җыела башладылар. Һ.Такташ. Атаклы драматургыбыз Таҗи Гыйззәтнең «Наёмщик» музыкаль драмасындагы Гөлйөзем образын икенче вариантта хәзерләп ятабыз. Казан утлары

Хәзерли башлау к. әзерли башлау. Менә Нургали туган, фермага килгәч, абзар-кура тирәләрен рәтләп җибәрде, кыш чыгарлык азык хәзерли башлады, инде үзегез күрәсез, өч-дүрт ел эчендә малларыбызның баш саны сугышка хәтледән узып та китте. Ә.Еники. Менә сәламәтләнеп чыксын да, дәресләрегезне бергә хәзерли башларсыз, ярыймы?! Ф.Тарханова

Хәзерли тору Алданрак хәзерләү. Син дә аңарчы тиешле кешеләрне күреп, кирәкле материалларны хәзерли тор. Т.Гыйззәт. Бу инде киләчәк укучыларның күңелләренә шигъри орлык салып кую, журналның яңа буын укучыларын хәзерли тору дип бәяләнергә хаклы. Р.Миңнуллин

Хәзерли төшү Тагы да бераз хәзерләү. Печән хәзерли төшәргә кирәк, былтыр да җитмәгән иде бит. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә